Рөстәм Миңнеханов Минскка эш визиты белән килде

17.10.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка ике көнлек эш визиты белән килде (Беларусь Республикасы). 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрү каралган. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөртүче затларның  "«Белкоммунмаш» холдингының идарә компаниясе" ААҖ, "«Минск моторлар заводы» холдингының идарә компаниясе" ААҖ кебек Беларусь сәнәгать предприятиеләренә баруы һәм Югары технологияләр паркы эшчәнлеге белән танышуы көтелә. 

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы каралган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина