Рөстәм Миңнеханов: “2011 елның торак төзелешен башларга бернәрсә дә комачауламый”
22.01.2011Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елда социаль ипотека буенча торак төзелеше программасын гамәлгә ашыруга старт бирде. Республика башлыгы быел төзелеш һәм торак тапшыру буенча беренче киңәшмәне үткәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзулин 2011 елгы торак төзелеше планнары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, 2011 елга Татарстанда торак төзелеше программасы 2,39 млн. кв. күләмендә Татарстан Республикасының РФ Төбәк үсеше министрлыгы килешүе нигезендә формалаштырылган.
Торак төзелеше күләмен арттыру инвестицион һәм шәхси төзелеш исәбенә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шуңа күрә, И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, төп бурыч – ике юнәлеш буенча ярдәм итәргә кирәк, шул исәптә ипотека кредитлары биреп, административ каршылыкларны киметеп.
2011 елда социаль ипотека буенча төзелеш күләме 593 мең квадрат метр – 10340 фатир тәшкил итә. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак фонды һәм муниципаль берәмлекләр белән социаль ипотека буенча өч яклы килешү имзаланган. 2011 ел социаль ипотекасы буенча торак төзелешендә катнашучыларның килешү регламенты Президент тарафыннан расланган. Быел эш тәртибе һәм шартларыннан тыш якларның башкарган эшләре өчен җаваплылыгы төгәл билгеләнгән.
Фонд 1 февральгә кадәр заказчыларга төзелә торган объектлар исемлеген расларга, Казанның капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе һәм ТР Баш инвестиция–төзелеш идарәсе белән торак төзелешенә инвестиция килешүләре төзергә тиеш. Шуңа күрә 25 гыйнварга кадәр муниципаль берәмлек башлыклары Дәүләт торак фонды һәм министрлыкка генераль подрядчылар буенча тәкъдимнәрен тапшырырга тиеш.
2011 елда Татарстан аварияле тораклардан күчерү программасы буенча Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан 693 миллион сум алачак. Республика бюджетыннан финанслауны да исәпкә алып программаның гомуми күләме 1, 103 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2011 елда бу акчаларга 42,3 мең квадрат метр торак төзелергә тиеш, ә бу республикадагы авария хәлендәге торакларның 13,2 процентын бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Республика муниципалитетлары торакка мохтаҗ гаиләләрнең исемлеген төзергә һәм яңа торак төзелеше өчен әзер җир участоклары бирергә тиеш.
Шулай ук, Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, киләсе атнада муниципалитетлар белән 2011 елга күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча килешүләр имзаланачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларның игътибарын социаль ипотеканы гамәлгә куюда җаваплы булуларына игътибар юнәлтте. “Социаль ипотека – ул муниципалитетлар хезмәте түгел, ә сез гражданнарны торак белән тәэмин итсен өчен безнең ярдәм, – дип мөрәҗәгать итте ТР башлыгы муниципаль берәмлекләр башлыкларына. – Шуңа күрә муниципалитетлар бу мәсьәлә белән кызыксынырга тиеш. Мин тулысынча Хөкүмәт кабул иткән регламентны раслыйм”.
“Быел төзелеш эшләренә керешү өчен бернинди дә проблема юк дип саныйм. Бүген торак төзелеше программасына старт бирелде, - дип ассызыклады Президент. Зур эшләр башкару бурычы тора һәм һәр атна киңәшмәдә эш барышында туган мәсьәләләрне караячакбыз”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.