ТҖ Президенты Рөстәм Миңнеханов: "2011 елда Татарстанда 3 яшьтән зуррак балаларның барысын да бакчада урынлы итү мәсьәләсен хәл итәргә тиешбез"
22.01.2011“Бәләкәч” президент программсын гамәлгә ашыру кысаларында 2011 елда Татарстанда 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә чират мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
“Бәләкәч” брэнды астында мәктәпкәчә белем программалары күп булачак”, - диде бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында.
ТР мәгариф һәм фән министры 2011 елда “Бәләкәч” президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында 51 яңа балалар бакчасы ачу һәм 128 өстәмә төркем оештыру планлаштырыла диде. Бу мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә 10800 урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 2 миллиард 772 миллион сум акча бирү каралган.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан буенча мәктәпкәчә белем учреждениеләренә гомуми чират 25 меңнән артык тәшкил итә, шуларның 15 мең тирәсе Казанга туры килә. Бүгенге көндә республика буенча 3 яшьтән зуррак балалар арасында чират 7400 кеше тәшкил итә, аның 5,4 меңе Казанда. Бердәм электрон чиратка басу базасы ярдәмендә бу саннарга ачыклык кертергә, ә ата-аналар Интернет аша балалар бакчасына чиратка баса алу мөмкинлеге булачак.
Министр сүзләренчә, 2011 елда 2560 урынлы 128 яңа төркем булдыру, 15 бинаны мәктәпкәчә белем бирү системасына кайтару, 7 балалар бакчасын төзелешен тәмамлау, шулай ук 6 шәхси балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.
Альберт Гыйльметдинов шулай ук, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган күп фатирлы торак йортларның беренче катлары мәктәпкәчә белем учреждениеләре ачу өчен биреләчәк, диде. Әлбәттә, бу торак бәясен берникадәр арттырачак, әмма яшь гаиләләргә балаларын урнаштыру өчен уңайлы булачак. Моннан тыш, министр республиканың предприятие һәм оешмалары каршында балалар бакчалары ачу перспективалы булачак дип саный.
ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, балалар бакчалары ачу нәтиҗәсендә меңгә якын эш урыннары булдырылачак. Кадрлар белән тәэмин итү буенча проблемалар булмаячак, дип саный министр.