Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводында булды

21.01.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан вертолет заводы” ААҖндә булды.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озатып йөрде.

2008 елда предприятиедә җитештерүне модернизацияләү буенча киң колачлы программа кабул ителгән, аның кысаларында җиһазларны алыштыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, җитештерү белән идарә итүдә заманча системаны гамәлгә кертү буенча зур эшләр алып барыла.

Казан вертолет заводының производство башлыгы урынбасары Владимир Коновалов цифрлы технологияләр базасында заводның механик эшкәртү производствосын үзгәртеп коруга багышланган презентация үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, 5 механик эшкәртү цехыннан токарь һәм фрезер үзәкләре оештырылган. Җитештерү белән идарә итүдә заманча система булдырыла. Тулаем алганда, үзгәртеп кору җитештерү күләмнәре үсешен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә: 2008-2010 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләмнәре үсеше 2,6 тапкыр арткан, 2011-2012 елларда ул 2007 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә артыр дип көтелә.

Кунаклар «Mazak» компаниясе җиһазы урнаштырылган токарь һәм фрезер үзәкләрен карады. Танышу барышында Казан вертолет заводының механик эшкәртү производствосы башлыгы Николай Гордеев аңлатма бирде. Цехта заманча җиһазлар белән бергә 1991 елгы станоклар да эшли.

43 нче цехта «Mazak» компаниясенең "Integrex-1550" эшкәртү үзәге урнаштырылган. Әгәр элегрәк вертолетның көч элементларын җитештерүдә 22 берәмлек техника һәм 6 эшче җәлеп ителгән булса, бүген исә моны 2 берәмлек техника һәм 4 эшче башкара.

ТР Президентын шулай ук 43 нче цехның перспективалы планлаштыру схемасы белән таныштырдылар, алюминий коелмаларыннан детальләр эшләү буенча автоматлаштырылган линия эшен күрсәттеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар инновацион проектлар һәм 2010 елда Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән продукция үрнәкләре куелган экспозиция белән танышты. Мисал өчен, “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖнең генераль планы, шул исәптән 1 нче корпус территориясен оптимальләштерү буенча чаралар тәкъдим ителде. Оптимальләштерү процессы сакчыл җитештерү принципларына нигезләнгән, бу производство мәйданнарын, электр энергиясенә тотылган чыгымнарны янга калдырырга мөмкинлек биргән инде.

Татарстан Президентына «Казанкомпрессормаш» ААҖ, КЭР-инжиниринг компанияләр төркеме, «ПКФ «Бетар» ҖЧҖ, «Таткабель», «Серго исемендәге завод», “Фотон” һәм башка предприятиеләрдә җитештерелә торган продукция хакында мәгълүмат бирделәр.

Экспозиция белән танышканнан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖнә юл тотты. Аның утырышлар залында ТР Икътисад, Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак коллегиясе уза.