Рөстәм Миңнеханов Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл үткәргечен ачуда катнашты

15.10.2016

Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл кичүен тантаналы ачтылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "РЖД" ААҖ Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Мин сезнең белән, шәһәр һәм район халкы белән бергә сөенәм, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, юл кичүе алга таба үсешне, тимер юл аша автотранспортның куркынычсыз үтүен, Татарстан Республикасының Кама арты зонасындагы районнар һәм Зәйнең үзендә транспорт йөрүен тәэмин итәчәк. 

Аеруча Рөстәм Миңнеханов автомобиль йөртүчеләре иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Һәр шундый юл кичүе - беренче чиртта куркынычсызлык мәсьәләсе, диде ул. Ул тимер юл хезмәткәрләренә дә килешеп эшләүләре өчен рәхмзт әйтте. Сергей Соложенкин, үз чиратында, билгеләгәнчә, Зәй аша үткәндә, еш кына бу кичү аша үткән. Аның сүзләренчә, һәрвакыт бу кичүдә күпме вакыт көтәсе булуы турында уйлаган. "Әлбәттә, бу юл кичүе зурлыгы белән, никадәр тизх төзелүе - бары бер елда төзелүе белән гаҗәпләндерә. Һәм һичшиксез аның социаль әһәмияте зур - Зәй шәһәренең ике өлешен берләштерә, иминлекне тәэмин итә. Кызганычка каршы, тимер юлны узу урыннарында аварияләр күп, алар җәрәхәтләргә, үлемгә китерә", - диде Сергей Соложенкин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина