Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.

12.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.  

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чара Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Утырышның темасы – Россия Федерациясенең өстенлекле проектларын һәм стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча программаларны финанс белән тәэмин итү, шул исәптән 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына федераль бюджет  акчалары исәбенә дә.

Моннан тыш, утырышта катнашучы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы әгъзалары  «Россия Федерациясенең стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча проект комитетлары составлары турында»гы  мәсьәләне карадылар.

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның чыгышы стенограммасы  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.