Рөстәм Миңнеханов "Nike" компаниясе вәкилләре белән очрашты

19.01.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов«Nike» компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда спортны пропагандалау һәм халыкны спорт белән шәгыльләнүгә җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан башкаласы Казан Россиянең спорт башкаласы дип санала, биредә югары казанышлар спорты белән бергә массакүләм спорт та үсеш ала. Татарстаның спорт командалары Россиядә һәм аннан читтә дә билгеле, бу хоккей, футбол, волейбол кебек спорт төрләренә кагыла. «КАМАЗ-Мастер» командасы чираттагы тапкыр «Дакар» раллиенда җиңүгә иреште.

Бүгенге көндә Татарстанлыларның спорт акцияләрендә катнашуы актив үсеш алган юнәлеш булып тора.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге спорт студентлар уеннарында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итә дип искәртте. Моннан тыш, 2018 елда Татарстан башкаласында футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. ТР Президенты «Nike» компаниясен озак вакытлы, ике як өчен дә файдалы юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Үз чиратында, «Nike» ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Эрик Куэно компаниянең маркасын популяршлаштыру өчен үткәрелә торган сәясәт турында белдерде. Бүгенге көндә компания продукциясе заманча технологияләр кулланып чыгарыла, компанияне рекламалау өчен танылган спортчылар җәлеп ителә.

Эрик Куэно сүзләренә караганда, бүген «Nike» дөньяда беренче урындагы марка, ә Россия Федерациясендә бу спорт бренды икенче урында тора. Компаниянең Россиядә позицияләрен ныгыту нияте бар, дип саный Эрик Куэно. Ул Рөстәм Миңнехановка компаниягә ышаныч белдергәне һәм хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясавы өчен рәхмәт белдерде.

Бу компания вәкилләренең Казанга беренче визиты, алар 2013 елгы Универсиада башкаручы дирекциясе җитәкчелеге, спортчылар һ.б. белән очрашты, дип белдерде Эрик Куэно. Бүген Татарстан белән хезмәттәшлек итү уңышлы дип саналган берничә юнәлеш тә бар, диде ул.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан ягыннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” башкаручы дирекциясе автономияле коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һ.б. катнашты.

ТҖ Президенты матбугат хезмәте.