Татарстан Президенты 2010 елда милиция эшенә бәя бирде һәм агымдагы елга максатлар билгеләде

19.01.2011

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган киңәйтелгән урытышында эчке эшләр органнарының узган елдагы оператив-хезмәти эшчәнлеге нәтиҗәләре игълан ителде һәм министрлык алдында торган үзгәрешләр хакында сүз булды.

Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган утырышта төп доклад белән ТР буенча Эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, министрлыкның җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы вазифаларын башкаручы Василий Соколов чыкты. Хокук сакчылыгы һәм җинаять эшләрен тикшерүдәге кимчелекләр хакында исә ТР Прокуроры Кафил Әмиров фикерләрен мөнбәрдән җиткерде.

Иң мөһиме – республикада җинаятьчел вазгыять елдан-ел кими бара һәм ул тотрыклы, шулай да, позицияләрне йомшартырга ярамый, гомумән, моңа юл куелмаячак. Экстремистик юнәлешле җинаятьләр борчу тудыра: былтыр 12 җинаять эше кысаларында 23 шундый җинаять ачыкланып исәпкә алынды, 14 җинаять эше тикшерелеп суд карамагына тапшырылды һәм аларның 7се “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” халыкара террористик оешма әгъзаларына нисбәтле, чыннан да, соңгы елларда ислам радикализмы белән йөзгә-йөз очраштык, тагын 5се яшьләрнең “скинхед” һәм “антифа” хәрәкәтләренә карый, дип белдерде министр Ә.Сәфәров. Аның сүзләренчә, Татарстанда агымнарның соңгы икесенә мөнәсәбәтле 150 кеше исәпләнә – әле болары милиция күз уңына алынганнары гына, анысы да 2009 елдагыдан 2 тапкырга артык. Спорт җанатарлары баш калкытулары экстремистик төс ала бара – күпләгән халык катнашында уздырыла торган спорт һәм мәдәни чараларның республикада өчтән бергә артуын да онытырга ярамый.

“Терроризмга каршы тору – төп игътибар шуңа бирелергә тиеш. Бар җаваплылыгым белән ышандырып әйтәм: милләтчелек һәм экстремизм белән тәтиләнеп тормаячакбыз. Эчке эшләр министрлыгы көчләрен генә күздә тотуым түгел, шул мәсьәләдә кызыксынулы барлык органнар һәм затларны да. Бигрәк тә урыннардагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, андый проблеманың кечкенә генә күренеше сизелсә дә хәбәр итәргә, чарасын күрергә чакырам, һич кенә дә күрмәмешкә-белмәмешкә салышып, аларның тыштан тыныч тоелганнарына алданып көчләрен түбән бәяләргә ярамый – һәркем аң булсын!” – дип басым ясап әйтте министр.

Утырышта әйтелгәнчә, республика эчке эшләр бүлекләре карамагындагы алдан тикшерү органнары эшчәнлеге күрсәткечләре былтыр Россия Федерациясенең уртачасы тирәсендә яки югарырак та булган. Ел дәвамында 29 меңнән артык җинаять эше тикшерелеп, 1 млрд. сумнан артык суммада зыян хуҗаларына кире кайтарылган.

Гомумән, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе былтыр 2009 елдагыдан 17 процентка кимегән – 58769 җинаять (шартлы рәвештә 100 мең кешегә Татарстанда 1555, РФ буенча 1852, Идел буе федераль округында 1839 җинаять туры килә). Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне 28 процентка киметүгә ирешелгән – барлыгы 11909 җинаять, ә аларны ачу дәрәҗәсе – 62 процент чамасы (РФ буенча – 54,2 процент, Идел буе федераль округында – 56,2 процент). Аерым алганда, кеше үтерүләр 6,5 процентка, көчләүләр 32, урлаулар 11, талау максатында һөҗүм итүләр 11,5, талаулар 10,5, алдау юлы белән чит малга ия булу (мошенничество)очраклары 62, таләп итеп чит малга ия булулар (вымогательство) 30, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр 16, утлы корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар 46, ялган акча басулар 16,5 процентка кимегән һ.б.

Коллегия эшендә шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары – РФ ЭЭМ карамагындагы Тикшерү комитеты җитәкчесе юстиция генерал-лейтенанты Алексей Аничин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев һ.б. рәсми кешеләр катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.