Рөстәм Миңнеханов белән Виталий Мутко Татарстанда спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты

18.01.2011

Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко очрашты.

Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм “Казан 2013” башкаручы дирекциясе автономияле коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.

Очрашуда Татарстанда спортны үстерү мәсьәләләре буенча – спорт объектлары төзелеше, медицина хезмәте күрсәтү, Казанда Бөтендәнья студентлар уеннарына әзерлек хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов белән Виталий Мутко бүген башлаган сөйләшүне 1 февральдә Казанда узачак Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы коллегиясендә дәвам итәчәк. Бу көнне ТР һәм РФ Спорт министрлыклары арасында Килушүгә кул кую планлаштырылган.

Очрашу тәмамлангач Рафис Борһанов Килешү үзенчәлекләре турында сөйләде. “Татарстан Республикасы белән РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы арасындагы Килешүдә төбәктә физкультура һәм спортны үстерү вазифалары язылачак, спортның олимпия төрләре базасына аеруча игътибар биреләчәк. Килешүнең гамәлдә булу срогы - өч ел. Бу документны имзалау җаваплылыкны арттыра. “Тизрәк, югарырак, көчлерәк” дигән олимпия шигареннән медальләр яулау кебек төгәл нәтиҗәләргә күчәргә телибез”.

Очрашуда Казан Универсиадасына әзерлек мәсьәләләреннән тыш Төркиянең Эрзурум шәһәрендә булачак кышкы Универсиада, 2011 елгы Бөтендөня җәйге универсиада башкаласы Шеньжен турында да сүз барды, дип белдерде Владимир Леонов. Бу илләрдә ярышлар оештырылу белән танышу өчен Татарстаннан зур делегаия Төркия һәм Кытайга барачак. Делегация составында 2013 елгы Универсиаданың башкаручы дирекциясе, Казанда яшьләр ярышларын оештыру өчен җаваплы министрлык һәм ведомство вәкилләре керәчәк.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов Казанда киләсе бишьеллык сәламәтлек бишьеллыгы дип игълан ителәчәк, дип белдерде. “Аны гамәлгә ашыруда студентлар белән бергә, беренче чиратта, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен, барлык тармак оешмаларын җәлеп итәргә телибез”, - диде ул.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.