Быел республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 15 проценттан артмый
18.01.2011Республикада 2011 елга коммуналь тарифлар барлык муниципаль берәмлекләр өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланды. Билгеле булганча, узган елның августында РФ Торак кодексына кайбер төзәтмәләр кертелгән иде. Моңарчы тарифлар билгеләүдә вәкаләтләр муниципалитетлар кулында булса, төзәтмәләр гамәлгә кергәннән соң, бу вәкаләтләр төбәкләр дәрәҗәсенә тапшырылды. Ә менә торак хезмәтләре өчен тарифлар, коммуналь хезмәтләрдән аермалы буларак, торак милекчеләренең гомуми җыелышларында раслана.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Тарифлар комитеты рәисе Марина Фәйрушина белдерүенчә, быел республикадагы барлык муниципалитетларда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 15 проценттан артмаган. Аның аңлатуынча, быел да торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсүгә, беренче чиратта, энергия чыганакларының күпләп сату бәяләре үсеше йогынты ясаган. Табигый газ, электр энергиясен күпләп сату бәяләре 15 әр процентка күтәрелгән. Моннан тыш, РФ Хөкүмәте карары белән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан кулланучылар өчен (халыктан башка) электр энергиясе көйләнмәгән бәяләр буенча җибәрелә. Коммуналь чыгымнар үсүгә 2011 ел башыннан предприятие-оешмалар өчен иминият взнослары күләменең 34 процентка кадәр үсеше дә үз эзен сала.
Марина Фәйрушина ассызыклаганча, 185 нче федераль закон нигезендә, республикада бу төр хезмәтләр өчен халык чыгымнарының бер өлешен предприятиеләр хисабыннан каплату 2013 елда тулысынча бетерелергә тиеш. Инде хәзер үк моңа әкренләп күчеш бара.
Билгеле булганча, ил күләмендә газга, электр энергиясенә бәяләр үсеше күләме һәм тарифлар үзгәрешенең чик индексы Тарифлар буенча федераль хезмәт тарафыннан раслана. Аның нигезендә, быел җылылык энергиясенә тарифлар үсешенең чик күләме, мәсәлән, 11,6 процент, халык өчен электр энергиясене үсешенең чик күләме 10,3 процент күләмендә расланган. Шул параметрларга нигезләнеп, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республикада газга тарифлар үсешен беренче гыйнвардан 4,9 процент күләмендә раслаган. 1 апрельдән газга тарифлар тагын 9,4 процентка күтәреләчәк. Марина Фәйрушина сүзләренә караганда, 2011 ел газга тарифларны икегә бүлеп раслауның соңгы елы булачак. 2012 елдан башлап тарифлар елга бер тапкыр гына билгеләнәчәк.
Республикада электр энергиясе тарифлары үсешенең минималь күләме 9 процент тәшкил итә. Марина Фәйрушина белдергәнчә, хезмәтләр күрсәтү зонасы буенча аерымланган тарифларда да үсеш 9 процент тәшкил итә. Җылылык электр үзәкләрендә комбинацияләнеп эшләнгән җылылык энергиясенә килгәндә, халык өчен тарифлар үсеше быел 18 процент күләмендә расланган. Монда "перекрестное субсидирование"дән китү (халык чыгымнарының бер өлешен предприятиеләр исәбенә каплау) исәпкә алына. Ә менә котельныйларда җитештерелгән җылылык энергиясендә тарифлар үзгәреше уртача 13 процент тәшкил итә. Су белән тәэмин итү тарифлары үсеше 12 процент күләмендә.
Комитет рәисе белдерүенчә, халыкның аз тәэмин ителгән катлавына узган еллардагы кебек үк быел да торак-коммуналь түләүләр өчен социаль ярдәм чаралары саклана. Билгеле булганча, кеременең 21 проценттан артыгы торак-коммуналь түләүләргә тотылучы гаиләләр өчен субсидияләр каралган. Узган ел мондый ярдәм алучы йорт хуҗалыклары өлеше 10 процент тирәсе булган. Субсидияләргә хокукны раслау өчен гражданнарга гариза белән яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.