Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Республикада хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыра алдык

17.01.2011

Былтыр Татарстанда эш урынында имгәнүчеләр, үлүчеләр саны өченче елдагыдан, аеруча төзелеш тармагында, 2 тапкырга арткан. Моннан тыш, һәр 4-5 нче кеше зарарлы производствода яки санитар-гигиена нормаларга туры килмәгән урыннарда эшли һәм аларның 20 проценты – хатын-кыз.

Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең ТР Мәдәният министрлыгы мәйданчыгында барган утырышында узган ел йомгаклары буенча хисап тоткан министр Айрат Шәфигуллин шундый саннар китерде. Шушы теманы дәвам иттереп, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, соңгы 5 елда зарарлы производствода һәм начар шартларда эшләүчеләр саны 23 процентка артты һәм арта бара – бу саннар әле статистика органнарына документларын әзерләп биргән предприятиеләр буенча гына, чынлыкта, хәл тагын да начаррак, диде.

Җыеп кына әйткәндә, былтыр эш урыннарында имгәнгәннәр һәм һәлак булганнар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан: шактый авыр 163 очрак булып, 13 кеше инвалидка әйләнгән, һәлакәткә юлыкканнар 2 айдан артык дәваланган, 105 кешенең исә гомере өзелгән. Эш урыннарындагы мондый хәтәр вазгыять күзәтелүен Т.Водопьянова федераль киңлектә хезмәтне саклау өлкәсендәге хезмәтнең тулысынча бетерелүеннән, ягъни хезмәт кешесенең куркынычсызлыгы буенча контроль юклыктан, аеруча хәтәр саналган тармакта - төзелештә хезмәтне саклау буенча бүлек мазар да булмаудан күрүен белдерде. “Профсоюзлар федерациясе белән коллектив килешүе төзегән, ягъни хезмәтне саклау вәкаләтле профсоюз оешмасы булган төзелеш оешмаларында соңгы 2 елда 1 генә үлем-китем очрагы да булмады”, - дип басым ясап әйтте Т.Водопьянова.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проблемага аеруча игътибар биреп: “Былтыр эш урынында һәлакәт булып гомере өзелгән 105 кешенең 86сы төзелеш тармагында эшләгән булган. Анда хәзер нәрсә, сугыш мәллә? Бу бит һәр 4 көн саен 1 кеше һәлак булган дигән сүз. Эш урынына кеше эшләргә дип бара, һәлак булыр өчен түгел. Төзелештә кайчан тәртип урнаштырылыр: субподряд оешмалары бихисап, сорый башласаң, төзелеш мәйданында кем эшләгәнне төгәл генә белүче дә юк”, - дип шелтәләде һәм бу хәлне гаять зур кимчелек буларак бәяләде. Алга таба шушы проблеманы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР Профсоюзлар федерациясе кулга-кул тотынып эшләп хәл итәргә тиеш, дип, Президент йөкләмә бирде.