2011 елда Татарстанда 2390 мең кв. метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла
15.01.20112011 елга социаль ипотека буенча торак төзелеше программасын формалаштырганда башкарырлык күләмдәге эш билгеләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының еллык нәтиҗә ясау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2010 елда социаль ипотека программасы төрле структураларның килешеп эшләмәүләре нәтиҗәсендә тулы күләмдә үтәлмәгән.
“ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак фонды, муниципалитетларның һәм подрядчыларның җаваплылыгын төгәл билеләү кирәк иде. Шул сәбәпле, проблемалар килеп туды, - диде ТР Президенты. – Быел эшләр килешү буенча билгеләнәчәк”.
Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына атна дәвамында килешүләрне әзерләп бетерүне йөкләде.
“Бездә тәрәзәләр, лифтлар, ишекләрнең сыйфатлары буенча тоткарлыклар булды – бу мәсьәләләр кабатланырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
“Социаль ипотека буенча 2011 елга реаль саннар алачакбыз. Барлык йортлар да проект–смета документлары, кирәкле финанс ресурслар, җир белән тәэмин ителергә тиеш”.
2011 елда социаль ипотеканың якынча программасы буенча 547,2 мең кв. м. торак төзү ниятләнә. 2010 елда план 820 мең кв. м. тәшкил иткән иде, ә 716 мең кв. м. төзелгән.
Республика башлыгы социаль ипотека буенча эшләр җайга салынмавы хакында борчылуын белдерде. “Безгә төзелешне кыш түгел, ә октябрьдә тәмамлау өчен төп эшләргә иртәрәк керешергә нәрсәдер комачаулый. Хәзерге көнгә кадәр торак тапшыру буенча эшләр системага салынмаган, нәрсә эшләргә икәнлеген уйларга кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.