Рөстәм Миңнеханов: “Росреестрны берләштерү каршылыкларсыз узды”

14.01.2011

Татарстанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнарын бердәм структурага берләштерү каршылыкларсыз узды. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коолегиясенең киңәйтелгән утырышында шундый фикер белдерде.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров үз докладында белдергәнчә, 2010 елда теркәү эшләре саны соңгы еллар белән чагыштырганда рекордлы санга җиткән, ә узган елга караганда 15 процентка күбрәк яки 900 мең тәшкил иткән. Идарәдә 2 миллионнан артык кеше булган. Ипотека килешүе төзүчеләр саны 56 меңгә кадәр арткан. Милеккә хокукын теркәү турындагы мәгълүмат алучылар 72 процентка яки 3 миллионга кадәр арткан.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирелә торган торакка хокукны теркәүгә документлар чираттан тыш кабул ителгән һәм кыска вакытта башкарылган, барлыгы 7 меңнән артык шундый теркәү эше гамәлгә куелган.

Кулланылмый торган җир участокларын ачыклау эшләре нәтиҗәсендә, 6,5 гектар җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2010 ел эшенә нәтиҗә ясады һәм 2011 елга бурычларын билгеләде. “Бүген өч структураны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә берләштергәннән соң беренче коллегияне үткәрәбез. Без үткәргән техник, оештыру чаралары берләштерүне каршылыкларсыз үткәрергә мөмкинлек бирде, шулай ук яңа идарәнең эш процессында да җитди җитешсезлекләр күрмәдек”, - дип ассызыклады ТР башлыгы.

Президент муниципалитетларда халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын күтәрү буенча эшләр башкарылуын билгеләп узды. Районнарда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнары берләштерелгән 18 яңа күп функцияле үзәкләр ачылу дәүләт хезмәтләре сыйфатын җитди яхшыртты, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, Президент сүзләренә караганда, кайбер районнарда биналар бирү мәсьәләсе гомумән хәл ителмәгән, ә кайберләрендә аларны тәртипкә китерерү зарур кирәк. “2011 елда бу эшләрне төгәлләргә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бер елда теркәү эшләре 15 процентка арту, киләчәктә бу хезмәткә ихтыяҗ үсәчәк һәм аны күрсәтү өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.