ТР Хөкүмәте белән РФ Хисап палатасы арасында Килешү имзаланды

14.01.2011

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәте белән РФ Хисап палатасы арасында үзара ярдәмләшү турындагы Килешүгә кул куелды. Документ ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Пискунов белән очрашуы вакытында имзаланды.

Әлеге Килешү кысаларында, яклар ике як өчен дә кызыклы мәсьәләләр буенча, шул исәптән ТР социаль-икътисади үсешен стратегик планлаштыру һәм контрольдә тоту буенча хезмәттәшлек итәчәк. Моннан тыш, Килешүне гамәлгә ашыру буенча уртак эшчәнлек алып бару өчен эшче төркем төзелде. Аның составына РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Пискунов, палата аппаратының Социаль-икътисади үсешне ресурслар белән тәэмин итүгә контроль департаменты баш инспекторы Алексей Гришков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев һ.б. керде.

Александр Пискунов билгеләп узганча, бүген имзаланган бу мөһим документ, аерым алганда, комплекслы федераль контракт системасын формалаштыру принципларын эшләргә ярдәм итәчәк. Хисап палатасы аудиторы искәртеп узганча, федераль контракт системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе бүген РФ Хөкүмәтендә дә карала. Әлеге система дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар, хезмәтләр сатып алуга тотылучы бюджет акчаларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, финанс-бюджет өлкәсендә закон бозуларны киметергә тиеш.

Александр Пискунов сүзләренә караганда, Татарстан әлегә Россиянең тулай синергетик (тиз) нәтиҗә алу мөмкинлеге булган бердәнбер төбәге. Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар өлкәсенә актив рәвештә мәгълүмат технологияләрен кулланучы , федераль электрон сәүдә мәйданчыкларының берсе эшләгән Татарстан мисалында төбәк контракт системасының нәтиҗәле эшчәнлеген демонстрацияләп булачак, дип саный ул.

ТҖ Президенты матбугат хезмәте.