Татарстанда бозлы яңгыр көтелә

27.12.2010

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең ашыгыч утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.

Беренче чиратта республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә кыенлыклар көтелә. Бүген ТР Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Спас, Чирмешән, Аксубай районнарында яңгыр көтелә, иртәгә - Лениногорски, Әлмәт, Ютазы, Азнакайда.

Яңгырлар янә электр энергиясе белән проблема тудырачак. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов тиешле ведомстволарга күрсәтмәләр бирде. Кайбер районнарда электр энергиясен тапшыруны өзеп, тулысынча генераторларга күчәргә туры килергә мөмкин.

Юлларда бозлавык сакланачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.