Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” объектларында булды һәм узып баручы елга нәтиҗәләр ясады
25.12.2010Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендәге “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектларында булды, шулай ук узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖнең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, технология, экология һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Наил Мәганов һәм башка җитәкчеләр озатып йөрде.
Республика башлыгы нефть продуктлары эшләп чыгаруны тәэмин итүче объектлар белән бер үк вакытта файдалануга тапшырылучы чистарту корылмаларының беренче чиратын карады. "Татнефть" ААҖ компаниясе җитәкчелеге “ТАНЕКО” ААҖнең сәнәгый потенциалы үсеше турында гына түгел, яңа производствоның экологик иминлеге турында да кайгырта. Нефтьчеләр экологик стандартларны үтәү һәм техноген йөкләнешне киметү төп корпоратив өстенлекләрнең берсе һәм үсешне билгеләүче фактор икәнлеген үз эшләрендә раслый.
Су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт стратегик яктан мөһим мәсьәләләрнең берсе. Елгаларның бик нык саегуына китергән быелгы корылыктан соң аның әһәмияте тагын да арта төшә. “ТАНЕКО”да төзелүче су белән тәэмин итү һәм канализация схемасы елгада чиста су суыртуны 30 процентка киметергә, шулай ук чистартылган суның 75 процентка якынын җитештерү ихтыяҗларына кире кайтару хисабына Камага пычрак су агызуны бөтенләй диярлек туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Алга таба Комплексның Үзәк лабораториясе тәкъдим ителде. Сыйфатны контрольдә тоту лабораториясе Россия һәм Халыкара стандартлар таләпләренә туры килүче анализлар үткәрергә мөмкинлек бирүче приборлар белән җиһазландырылган. Җитештерү экология контроле лабораториясе анализлары нәтиҗәләре буенча, “ТАНЕКО” объектларын комплекслы сынау атмосфера һавасының торышына йогынты ясамый.
Рөстәм Миңнеханов ЭЛОУ-АВТ-7 һәм нафтаны тотрыкландыру җайланмасы белән танышуга аерым игътибар бирде.
Киңәшмәдә “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган доклад белән чыгыш ясады.