Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты
25.12.2010Бүген Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан республика җитәкчесенең Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашып, узып баручы елга нәтиҗәләр ясавы инде традициягә әйләнде. Моңа кадәр ул Премьер-министр буларак очрашса, быел очрашуны Президент вазифасында уздырды.
Формаль булмаган шартларда узган бу очрашуның темасы ел нәтиҗәләре белән генә чикләнеп калмады, билгеле. Рөстәм Миңнеханов үзе өчен агымдагы елда нык истә калган ике вакыйганы атады. Аның берсе Президентлык вазифасына керешүе булса, икенчесе Түбән Камада Ауропада иң эре комплексларның берсе - “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының беренче чираты сафка басу. Бүгенге очрашуга да ул Түбән Камадан “ТАНЕКО” мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдән килде.
Президент вазифасына керешү Рөстәм Миңнехановның тормышын кай якка үзгәрткән? Каләм ияләрен кызыксындырган сорауларның берсе әнә шул иде. Президент үзе моны ахыргача аңлау өчен әле вакыт һәм тәҗрибә кирәк, дигән фикердә. Хөкүмәт башлыгы вазифасында чагында ук бик тыгыз график белән эшләгән җитәкченең, эш ритмы Президентлык постында тагын да артты. Моны көн дәвәмында аның катнашында уза торган күп санлы чаралар, төрле төбәкләр һәм илләргә сәфәрләр раслый. Президент эш режимының әлегә җайга салынып бетмәвен таный, шул ук вакыттта чараларның күп булуы журналистларны мәгълүмат белән генә баета, дип саный. Аралашу вакытында Татарстан башлыгының хезмәттә генә түгел, ялны да актив рәвештә уздырырга яратуы ачыкланды.
Рөстәм Миңнеханов яңа мәгълүмат технологияләрен куллану өлкәсендә алга киткән җитәкчеләрнең берсе. Шулай булса да, ул бүген Интернетта бик популяр булган блок булдыруны кирәк дип санамый. Шулай ук “Вконтакте”, “Facebook” кебек социаль челтәрләрдә дә үз сәхифәсен булдырмаган һәм моны кирәк дип тапмый. “Мин болай да һәрвакытта контактта”, -диде ул уенын-чынын бергә кушып. Президент белдергәнчә, республика башлыгының эшчәнлеге болай да киң яктыртыла бара. Татарстан башлыгы шулай ук федераль дәрәҗәдә халык белән телекүперләр аша аралашу тәҗрибәсен дә төбәк дәрәҗәсендә үзен акламый, дип саный. Аның белдерүенчә, төбәкләрдә халык белән күзгә-күз очрашу нәтиҗәлерәк.
Ә инде очрашуда күтәрелгән рәсми темаларга килсәк, алар “ТАНЕКО” комплексын үстерү, җәмәгать транспортының куәтле нәтиҗәле системасын булдыру, балалар бакчаларында урыннар проблемасын хәл итү, мәгарифне үстерү һ.б. өлкәләргә кагылды. Татарстан Президенты соңыннан каләм ияләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, аларга халык белән хакимиятне бәйләүдә нәтиҗәле эшчәнлек теләде.