Саба районының Килдебәк авылында яңа мәктәп ачылды
25.12.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Килдебәк авылында урта гомумбелем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашты.
Яңа мәктәптә 102 укучы белем алачак. Мәктәп белән бер бинада шулай ук 40 урынлы “Кояшкай” балалар бакчасы да урнашкан. Илдар Халиков һәм аны озатып йөрүче затлар сыйныфлар, уен бүлмәләрен, шулай ук ярдәмче бүлмәләрне карады.
Яңа мәктәптә дәресләр үткәрелә башлаган инде, ТР Хөкүмәте башлыгы берничә сыйныфта булды. Барлык сыйныфлар да заманча интерактив такталар белән җиһазландырылган.
Спорт залында яңа белем бирү комплексын ачуга багышланган тантаналы чара узды, бирегә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов яңа мәктәп бинасын төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков мәктәпне ачу тантанасында катнашучылар алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә илдә һәм Татарстанда белем бирү төп өстенлекләрнең берсе итеп билгеләнгән. Республикада мәгариф системасын үзгәртеп кору башланды. Илдар Халиковның сүзләренә караганда, мәктәпләр белем бирү процессында иң заманча технологияләрне, ИТ-җиһазларны актив куллануга йөз тота. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков болай дип белдерде: “Сез – безнең киләчәгебез, сәнәгать предприятиеләре, республика икътисады өчен профессиональ кадрлар”.
Илдар Халиков укытучыларга 20 ноутбук тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте