Илдар Халиков иҗтимагый киңлекләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

21.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә иҗтимагый киңлекләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды, анда шулай ук РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис катнашты.

Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, соңгы ике ел дәвамында республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча зур эш башкарыла, дип билгеләде.

Андрей Чибис сүзләренчә дә, Татарстан иҗтимагый киңлекләрне үстерү эшендә зур нәтиҗәләргә ирешкән. Сезнең республика тәҗрибәсен бөтен ил буенча җәелдерергә мөмкин, диде ул.

Төп докладны киңәшмәдә ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады. Ул 2015 елда парк һәм скверларны төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында республика бюджетыннан 1 млрд. сум акча бүлеп бирелгән иде, дип хәбәр итте. Төзелеш-монтаж эшләре һәм парк һәм скверларны яшелләндерү республиканың муниципаль берәмлекләре хисабына башкарылды.

Программа 2016 елда да дәвам итте. Аны гамәлгә ашыру өчен 772,28 млн. сум акча бүлеп бирелде. 20 сентябрьгә 38 объектта эшләр төгәлләнгән.

Сусаклагыч территорияләрне төзекләндерү буенча чараларда республиканың 30 проектлау һәм подрядчы оешмалары катнашты, бүгенге көнгә төзүчеләр 21 объектның 19ын тапшырды, дип өстәде Ирек Фәйзуллин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.