Татарстанда таможня декларацияләренең 80 проценты электрон формада тутырыла
22.12.2010Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан таможнясының эшчәнлек төбәгендә тышкы сәүдә күләме үсешен Премьер-министр Илдар Халиков яхшы күрсәткеч дип бәяләде. Ул бу хакта Татарстан таможнясының ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә белдерде.
Быел Татарстан таможнясы эшчәнлек алып барган төбәктә тышкы сәүдә күләме үсеше, узган елның шул чорына караганда, 36 процент тәшкил иткән. Илдар Халиков бу уңышта тамжня хезмәткәрләренең саллы өлешен билгеләп үтте. Премьер-министр киләсе елда да мондый уңай тенденцияләр сакланыр дигән ышаныч белдерде.
Бүген Татарстан илнең инвестицияләр салу өчен иң уңайлы төбәкләренең берсе санала. Халыкара экспертлар бәяләмәсе буенча, республика Россия төбәкләре арасында конкурентлыкка сәләт буенча - икенче, социаль үсеш буенча – өченче, кеше капиталының интеграль күрсәткече һәм халыкның сатып алу сәләте буенча дүртенче-бишенче урыннарда. Татарстан Хөкүмәте башлыгы таможня хезмәткәрләренең заманча җиһазлар һәм мәгълүмат технологияләрен кулланылышка кертү буенча уңышлы эшчәнлеген билгеләп узды. Моны Татарстанда электрон формада тәкъдим ителгән таможня декларацияләренең өлеше 80 процентка җитү дә раслый. Россия буенча уртача күрсәткеч исә сизелерлек түбән.
Моннан тыш, республика территориясендә электрон декларация тутыру процедурасын камилләштерү буенча локаль эксперимент бара. Аны уздыруда Россельхознадзор, Роспотребнадзорның төбәк идарәләре катнаша. Киләсе елдан ТР Рөхсәт бирү документларының бердәм базасын кулланылышка кертү ниятләнә. Бу эшне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмат технологияләре үзәге таможнячылар белән бергә алып бара. Премьер-министр сүзләренә караганда, 2013 елгы Казан Универсиадасы, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты кебек масштаблы чараларга таможня үткәрү пунктлары әзер булырга, өстәмә мәйданнар сафка басарга, заманча җиһазлар әзерләнергә тиеш.
Бүгенге киңәшмәдә агымдагы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында Татарстан тамажнясы җитәкчесе Альберт Мавликов хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, бүген таможняда 678 кеше хезмәт куя. Татарстан таможнясы үз составында 6 таможня постын, “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларында ике халыкара пунктны берләштерә. Бу чорда Татарстан таможнячылары товарларга 42,3 мең декларация рәсмиләштергән. Бу, узган елның 11 аена караганда, 13 процентка күбрәк. Гыйнвар - ноябрь айларында таможня федераль казнаны 12,9 млрд. сумга тулыландырган. Әлеге күрсәткеч тә, узган ел белән чагыштырганда, 63 процентка артыграк.
Киңәшмә соңында ТР Премьер-министры аеруча нәтиҗәләргә ирешкән бертөркем таможня хезмәткәренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.