ТР Президенты республикада халыкны су белән тәэмин итү программасы эшләнәчәген ышандыра
21.12.2010Авыл-район җирләрендә халыкны көнкүреш максатлары өчен һәм эчә торган су белән тәэмин итү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Болай да соңгы елларда көн кадагында торган бу проблеманы быелгы коры җәй тагын да кискенләштерде. Төбәкләрдә су белән тәэмин итү корылмалары, насослар, су җибәрү челтәрләре, нигездә, 1970-80 нче елларда төзелгән объектлар. Бүген аларның күбесе яңартуга мохтаҗ. Моңа кадәр башкарылган вак ремонт эшләре генә хәлне җиңеләйтә алмады. Бүген шушы һәм муниципалитетларны борчыган башка актуаль мәсьәләләрне ТР Муниципаль берәмлекләр советының V съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров күтәреп чыкты. Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Минсәгыйть Шакиров коры җәйнең су белән тәэмин итү чараларының хәлен кискенләштерүен, резерв куәтләренең саегуын ассызыклады. Совет рәисе бу проблеманы комплекслы хәл итү өчен, ТР Президентына халыкны су белән тәэмин итү турындагы озак вакытлы программа эшләү тәкъдиме белән чыкты. Съездда яңгыраган чыгышларда урыннарда объектларны янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин мәсьәләсе дә күтәрелде.
ТР Президенты үз чыгышында республикада халыкны су белән тәэмин итү программасы эшләнәчәген ышандырды. Шул ук вакытта ул янгынга каршы көрәш чараларын көчәйтү зарурлыгын искәртеп, янгын белән көрәшү бүлекләрен модернизацияләүнең дәвам итәчәген җиткерде. РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча янгын сүндерү техникасын сатып алу яхшы нәтиҗәләр биргән, Президент бу эшнең алга таба да дәвамлы булачагын ышандырды. Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча да эш дәвам итәчәк. “Тереклекне тәэмин итүче барлык системаны тотрыклы итү хакимиятнең төп бурычы “, - дип ассызыклый Президент.
“Быел катлаулы ел булуга карамастан, аны уңышлы тәмамлыйбыз. Сәнәгатьтә җитештерү үсә, керемнәр арта, төп программалар үтәлә”, - ди Президент. Шул ук вакытта ул .быел зур сынаулар кичергән авыл хуҗалыгында терлекләрнең баш санын саклап калуны мөһим бурыч дип саный. Муниципаль берәмлекләр башлыкларының шәхси хуҗалыклар белән тыгыз эшләве уңай нәтиҗәләр бирә. “Алга таба урыннарда шәхси хуҗалыклар белән эшләү көчәергә тиеш. Кулланучылар кооперативлары төзү, алар өчен сату базары булдыру мөһим”, - ди республика башлыгы. Шәхси хуҗалыклар белән эшләү, гаилә фермаларын үстерү җитди юнәлеш булачак.
Президент чыгышында социаль проблемаларга да тукталды. Алар арасында балаларны бакчалар белән тәэмин итү үзәктә тора. Бүген республикада 24 меңнән артык нарасый балалар бакчаларында урын көтә. Президент сүзләренә караганда, якындагы 3-5 елда бу проблеманың тулы чишелешенә ирешүгә шәхси - дәүләт партнерлыгы нигезендә балалар бакчаларын ачу, кайчандыр бакчаларына элеккеге биналарын кайтару, яңа бакчалар төзү ярдәм итәчәк. Мәшгульлек мәсьәләсенә килгәндә, кризис белән бәйле катлаулы чор узуга карамастан, эшсезлек проблемасы әле кала, дип саный Президент.
Республика башлыгы муниципалитетлар алдындагы бурычларга тукталып, бюджет формалаштыру, төп керем чыганакларын барлау, авылларда юллар төзелеше, кече бизнесны үстерү өстенлекле юнәлешләр булып калачак, дип белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.