Татарстанда 2011 елда социаль-икътисадый сәясәтне алып бару һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү турында өчьяклы килешүгә кул куелды
20.12.2010Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Һөнәри бергәлекләр Федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең Координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2011 елда социаль-икътисадый сәясәтне алып бару һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү турында өчьяклы Республика килешүенә кул куелды. Рәсми документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Һөнәри бергәлекләр Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең Координацион шурасы рәисе Александр Лавреньев имзалады. Җыелышта шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов та катнаштылар.
Әйтергә кирәк, республикада шундый Килешү инде 15-нче ел рәттән имзалана. Илдар Халиков үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, өчьяклы килешү 2009-2010 еллардагы кризис чорында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. “Килешү аның барлык катнашучыларына кризистан чыгу юлын табарга мөмкинлек биргән механизм ролен үтәде. Һәм бүген без “әйе, мондый механизм бар, һәм ул нәтиҗәле эшли” дип әйтә алабыз. Иң мөһиме, без килешүгә кул куюның күчеш чорын лаеклы рәвештә, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп узабыз. Бу килешү – буш формальлек, мода артыннан куу түгел, ә безнең мөнәсәбәтләребезне билгеләүче һәм алга таба хезмәттәшлек итүнең кирәклеген раслаучы документ”, - диде Илдар Халиков.
Килешү РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ Федераль Җыелышына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламаларында күрсәткән бурычларга нигезләнә.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, бу килешү алга таба өч якның да республикада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда конструктив хезмәттәшлегенә нигезләнергә тиеш. “Алга таба без хезмәттәшлек алып баруның ысулларын һәм формаларын камилләштерү буенча эш алып барырга тиеш”, - диде ул.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов: “Социаль хезмәттәшлекне алып бару безгә кризис нәтиҗәләрен йомшартырга һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде. Илдар Халиков басым ясаганча, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бу килешүне тормышка ашыру эшен уңышлы башкарды.
Татьяна Водопьянова сүзләренчә, килешүдә хезмәтне саклау мәсьәләсенә зур урын бирелә. Яңа бүлек тә барлыкка килде. Анда яшьләрне, аналарны һәм балаларны социаль-хокукый яклау мәсьәләсе яктыртыла. “Яшьләр бүген катлаулы шартларда калды. Эшсезләрнең һәр өченчесе – яшь буын вәкиле, шуңа күрә аларга адреслы ярдәм күрсәтү тиешле. Балаларны сәламәтләндерү программаларын да камилләштерергә кирәк», – дип басым ясады Татьяна Водопьянова.
Александр Лаврентьев үз чыгышында белдергәнчә, килешүне тормышка ашыру кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга зур әһәмият бирелергә тиеш. “Кайбер өлкәләрдә, үскән илләр белән чагыштырсак, хезмәт җитештерүчәнлеге күпкә түбәнрәк. Хөкүмәт республикага инвестицияләр килсен өчен шартлар тудырырга тиеш”, - диде ул.
Илдар Халиков: “Без, хезмәт җитештерүчәнлеге турында сөйләгәндә, югары хезмәт хакы бары югары технологияләр булганда гына мөмкин. Республикада аз түләнә торган эш урыннары кимергә, югары хезмәт хакы булган эш урыннары артырга тиеш. 2011-2012 елларда без эш куллары җитмәү проблемасы белән тагын очрашачакбыз. Шуңа күрә яңа эш урыннарын булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, югары технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләсе актуаль булачак”, - дип ассызыклады.