Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр шурасын ТҖ Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде

20.12.2010

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университеты Попечительләр советын җитәкләде.

Республика башлыгы кандидатурасын югaры уку йорты Попечительләр советының барлык әгъзалары да хуплады.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны ачып, КФУ ректоры Илшат Гафуров Попечительләр советы һәм аның составы турындагы нигезләмәнең 2010 елның 25 ноябрендә вузның Гыйльми советында раслануын искәртте.

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры Олег Синяшин - Казан (Идел буе) федераль университеты Попечительләр советы рәисе урынбасары, дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлыгының территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Платкина Попечительләр советының секретаре итеп билгеләнде.

Илшат Гафуров бүгенге көндә югары уку йорты алдында торган проблемалар һәм вузның үсеш перспективалары турында доклад белән чыгыш ясады. Ул югары технологияле компанияләр («ТНГ-групп», «Түбән Кама Нефтехим», «Тасма» һәм башкалар) белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар, вуз базасында инновацияле предприятиеләр төзү, шулай ук “Сколково” үзәге белән хезмәттәшлек хакында сөйләде.

Илшат Гафуров Попечительләр советы әгъзаларының игътибарын лабораторияләр белән җиһазландыру өчен бүлмәләрне ремонтлау һәм әлеге максатларга акча бүлеп бирүгә бәйле мәсьәләләргә юнәлтте. Моннан тыш, Бутлеров исемендәге Химия инситутын ремонтларга һәм институтның яңа бинасын төзергә, Физика институтын тузекләндерергә, “Г” корпусын (Кремль урамы, 6) төзү эшләрен төгәлләргә кирәк.

Вуз ректоры КФУда инженер-техник өлкәләрне, университетның инновацион структурасын үстерүдә берничә вариант, шулай ук Попечительләр советы әгъзаларына югары уку йорты музееның эшчәнлеген үстерү проектын һәм аны камилләштерү планын тәкъдим итте.

Университетның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин КФУның максатчан капиталлары фондын төзү проекты хакында сөйләде. Мондый фондның төп максаты - өстәмә финанслар, шулай ук КФУны финанслауга җәмәгатьчелекнең киң катламнарын җәлеп итү.

Татарстан Республикасы Президенты – КФУның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының укытучыларны фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Дәүләт торак фонды белән хезмәттәшлеген хуплады. Аның фикеренчә, “Алгарыш” программасында вуз өчен квоталар бүлеп бирү мәсьәләсе дә әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Россия Фәннәр академиясенең Себер Халыкара томография үзәге директоры, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Сәгъдиев, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева, ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар югары уку йортының алдагы үсеше хакында үз фикерләрен белдерде.

Утырыш барышында Ренат Сәгъдиев Рөстәм Миңнехановка академик М.А.Лаврентьев исемендәге истәлекле билге тапшырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте.