Игорь Шувалов 2013 елгы Универсиада объектларын карады

18.12.2010

Бүген Казанга эш визиты белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов 2013 елгы Универсиада объектларында булды, шулай ук Әмирхан һәм Ямашев урамнары чатында төзелүче юл-транспорт чишелешен карады.

РФ Премьер-министрының беренче урынбасарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

“Санкт-Петербург” волейбол үзәген ачу тантанасында катнашканнан соң Игорь Шувалов спорт һәм транспорт инфраструктурасы объектларын карады. Ул беренчеләрдән булып бүгенге көндә 3 меңгә якын студент яши торган 2013 елгы Универсиада авылында булды. Бөтендөнья студентлар уеннары барган көннәрдә биредә Универсиадада катнашучы 13 меңнән артык кеше яшәячәк.

Студентлар белән аралашканнан соң, Игорь Шувалов 2013 елгы Универсиада авылының Мактаулы кунаклары китабында үз язмасын калдырды: “Студентлар һәм Универсиадада катнашучылар өчен искиткеч дәрәҗә. Әлеге проектны – студентлар йортын булдырган барлык кешене ихлас котлыйм. Биредә бәхетле яшәсеннәр һәм тормышта күп нәрсәгә ирешсеннәр”.

Шулай ук Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүче затлар 2013 елгы Универсиада авылы территориясендә урнашкан “Буревестник” йөзү бассейнында булды. Кунак 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, Универсиаданы ачу һәм ябу танатаналары узачак 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионының төзелеш темплары белән дә танышты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды.