Игорь Шувалов Татарстанның агросәнәгать комплексында гамма-нурланышны куллану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты
18.12.2010Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында гамма-нурланышны куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия атом энергиясе буенча Федераль агентлык (Росатом) генераль директоры Сергей Кириенко һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз, Татарстан Россия атом энергиясе буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында имзаланган беркетмә нигезендә, 2009 елдан алып бөртеклеләрне радиация тәэсирендә эшкәртү буенча инновацияле локаль фәнни-гамәли эксперимент үткәрелүче “сынау” төбәгенә әверелде.
Росатомга керүче “Изотоп” берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Андрей Силкин әлеге тәҗрибәнең нәтиҗәләре хакында бәян итте. Аерым алганда, ул бүгенге көндә дөньяның 69 илендә 80 нән артык төрдәге азык-төлек продуктларының радиация тәэсирендә эшкәртүгә дучар ителүен белдерде. Гамма-нурланыш куллану өчен иң уңайлысы дип табылган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен бодайның тулаем күләменең 25 проценты, бәрәңгенең – 40, итнең 20 проценты череп юкка чыга. Радиация тәэсирендә эшкәртү исә азык-төлекнең бу рәвешле юкка чыгуын сизелерлек дәрәҗәдә киметә.
Андрей Силкин искәртүенчә, 1986 елда элеккеге СССРда 150 гамма-нурланыш җайланмасы кулланылган, шуларның 55 е – авыл хуҗалыгында. Бүгенге көндә Россиядә 15 гамма-нурланыш җайланмасы исәпләнә.
Татарстан территориясендәге экспериментка килсәк, ул “Изотоп” берләшмәсе” ААҖ, республиканың Спас районы («Болгар-Арыш») һәм («ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДУ), шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә үткәрелә.
2010 елда республикада 500 гектарда гамма-эшкәртү үткән орлыклар: 100 тонна бодай, шулай ук кукуруз һәм арпа чәчелгән иде. Хәтта корылыклы елда да алар яхшы уңыш бирде. Өстәмә уңыш түбәндәгечә: бодайдан - 17-23 процентка, арпадан - 11-12,4, кукуруздан 21-27 процентка артыграк алынды.
Лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, гамма-эшкәртү бөртеклеләрнең структурасын һәм составын үзгәртмәгән. Андрей Силкин алга таба гамма-эшкәртүнең икътисади нәтиҗәлелеге хакында сөйләде.
Тулаем алганда, бу Россия Федерациясендә уңышны, терлек азыгы күләмен арттырырга, азык-төлекнең югалуын киметергә, шул рәвешчә, чәчү мәйданнарын күбәйтмичә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә бөртеклеләрне радиация тәэсирендә эшкәртү инновацияле локаль фәнни-гамәли эксперимент стадиясендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың экспериментны дәвам итүгә карата кызыксыну белдерүен раслады.
Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов билгеләп үткәнчә, эшнең әлеге этабын уңышлы дип танырга кирәк. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында эксперимент үткәрү эшләрен киңәйтү мөһим.
Алга таба әлеге мәсьәлә нигезендә РФ Хөкүмәте карары проектын әзерләү буенча эшче төркем оештырылачак.
Росатом генераль директоры Сергей Кириенко экспериментны үткәрү турындагы тәкъдимне хуплап каршы алганы өчен Татарстан Республикасына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, алга таба, норматив-хокукый база булдырылгач, бөртеклеләрне радиация тәэсирендә эшкәртүдә Татарстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылырга мөмкин.
ТР Президенты матбугат хезмәте.