ТР Премьер-министры Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты
18.12.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искәртеп узабыз, Әхмәт Тута яңа дипломатик вазифага күчү сәбәпле Татарстандагы үз эшен төгәлли.
Очрашу барышында Татарстан Премьер-министры төрек дипломатиясе һәм шәхсән Генераль консулның Татарстан һәм Төркия арасындагы күпьяклы һәм тыгыз элемтәләрне үстерүдәге зур ролен билгеләп үтте.
Илдар Халиков Әхмәт Тутаны яңа, тагын да югарырак вазифага билгеләнүе белән котлады. “Без сезнең өчен бик тә шат”, - диде ул Генераль консулга мөрәҗәгать итеп.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, Әхмәт Тута Татарстанда эшләгән чорда Татарстан һәм Төркия Республикасы тарихында моңарчы күрелмәгән дәүләтара багланышлар гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, Татарстан территориясендә төрек капиталы катнашында яңа җитди бизнес-проектлар барлыкка килде. “Биредә сез Татарстанда эшләгән дәвердә кылган бик күп игелекле гамәлләр калдырасыз”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте.