ТР Хөкүмәте һәм Украинаның Харьков хакимияте хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

17.12.2010

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Харьков өлкә дәүләт хакимияте рәисе Михаил Добкин белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан һәм Харьков өлкәсе (Украина) арасындагы хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакында барды.

“Соңгы вакытта Россия һәм Украина арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы төс ала, алар безнең Президентларның тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа дәрәҗәгә чыкты, - диде очрашуда Рөстәм Миңнеханов. – Россия һәм Украина җитәкчелеге элемтәләрнең югары дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә булуын хуплый”.

ТР Президенты фикеренчә, мондый визитлар теге яки бу проектларны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрдә уңай тәҗрибәне үзләштерергә ярдәм итә. “Һәр илдә үзең өчен кызыклы ниндидер әйбер табарга мөмкин”, - дип ассызыклады ул. Аерым алганда, республика башлыгы төрле илләргә сәфәр кылганда дәүләт хакимияте системасының ни рәвешле корылуы белән кызыксынуын искәртте.

Татарстан Республикасы һәм Харьков өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов уртак мәнфәгатьләр табу зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Харьков өлкәсе – Украинаның аеруча нык үсеш алган сәнәгать үзәкләреннән берсе, дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Харьков өлкәсендә “Татнефть” ААҖнең өч нефть базасы һәм газ тутыру комплексы бар, “КАМАЗ” ААҖнең Украинадагы өч үзәк дилеры әлеге өлкәдә урнашкан. Шулай ук “Казаноргсинтез” ААҖнең Харьков өлкәсенең кайбер компанияләре белән полиэтиленнарның төрле маркаларын китерү буенча элемтәләре бар, “Казан вертолет заводы” ААҖ Харьков өлкәсе предприятиеләреннән аерым комплектлау җиһазлары ала.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. ТР Хөкүмәте һәм Украинаның Харьков өлкә дәүләт хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую Харьков өлкәсе делегациясе белән бүгенге очрашуның төп нәтиҗәсе булды. Документны Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Добкин имзалады.

Р.Миңнеханов киләчәктә Татарстан делегациясенең Харьков өлкәсенә сәфәр кылу һәм аның территориясендә урнашкан предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышу ихтималын да кире какмады.

Үз чиратында, Михаил Добкин безнең республикага беренче мәртәбә килүе хакында хәбәр итте. “Әлеге шәһәр, анда яшәүче кешеләр хакындагы беренче тәэсирләр гомерлеккә калачак – бу минем тормышымдагы иң кадерле мизгелләр”, - диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте.