Шахмат буенча дөнья чемпионы исемен дәгъва кылучылар арасында матчлар Казанда 2011 елның 3-27 маенда узачак

17.12.2010

Киләсе елның 3-27 май көннәрендә Казанда шахмат буенча дөнья чемпионы таҗы өчен көрәш узачак. Әлеге мәртәбәле халыкара ярышка әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнехановның Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашуында каралды. Очрашуда шулай ук Премьер-министры Илдар Халиков, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ФИДЕ җитәкчелегенә ярышларны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдереп, ярышларның югары дәрәҗәдә узачагын ышандырды. Билгеле булганча, әлеге мәртәбәле ярышларны Татарстан башкаласында уздыру карары Норвегиянең Тромс шәһәрендә ФИДЕ президенты советында кабул ителгән иде. Казанда чемпион титулы өчен дөньяның иң көчле 8 шахматчысы көрәшәчәк. Ярышларның бүләк фонды 500 мең евро тәшкил итә.

Бүгенге очрашу барышында Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов республика мәктәпләренә шахмат дәресләрен кертү мөмкинлеген тәкъдим итте. Ул башлангыч мәктәптә мондый дәресләр уздырылучы Калмыкия, Кабарда-Балкар республикаларын, Томски, Екатеринбург шәһәрләрен мисал итеп китерде. Илюмжиновның бу тәкъдиме Татарстан башлыгында хуплау тапты. Республиканың кайбер мәктәпләренә икенче ярты еллыкта тәҗрибә рәвешендә шахмат дәресләре кертеләчәк.

Очрашу соңында ТР Хөкүмәте белән Халыкара шахмат федерациясе арасында Ниятләр беркетмәсенә кул куелды. Документны Премьер-министр Илдар Халиков белән ФИДЕ президенты Кирсан Илюмжинов имзалады.

ТР Президенты матбугат хезмәте.