Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсендәге милләттәшләребез белән очрашты
16.12.2010Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Себер җирендәге бу очрашу “түгәрәк өстәл” форматында узды.
Бүгенге көндә өлкәдә 27,8 мең милләттәшебез гомер кичерә. Новосибирски Себер татарлары төбәге. Биредә бүген өлкә татар мәдәни үзәге эшли, татар мәдәниятен, гореф-гадәтне, телне саклау, үстерү буенча актив эш бара. “Себер чәйханәсе” төрки фестивале, “Алтын Йолдыз” яшьләр клубы бәйрәме, Себер татар яшьләре фестивале, Сабантуйлар оештырыла. Хәзерге вакытта өлкәдә ике татар иҗтимагый оешмасы- төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте, Татар иҗтимагый үзәге эшли.
Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов халыкбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау мөһимлеген искәртеп, Новосибирски өлкә татар мәдәни үзәгенә “Фиат-Дукато” автомобиле ачкычын бүләк итте. Өлкәдә яшәүче милләттәшләребез, үз чиратында, татар телен өйрәтү программаларын файдалану, уртак чаралар уздыру мәсьәләсен күтәргән. Новосибирски өлкәсенең фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре булган милләттәшләребез өлкәнең татар галимнәре реестрын төзү тәкъдимен керткән, ике өлкә галимнәре катнашында фәнни конференцияләр уздыру инициативасы белән чыккан.
Очрашу соңында ТР Президенты өч милләттшебезгә “ТР атказанган артисты” исеме бирелү турында таныклык, ике милләттәшебезгә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырган.
ТР Президенты матбугат хезмәте.