ТР делегациясе һәм Новосибирски өлкәсе губернаторы Чкалов исемендәге Новосибирски авиация җитештерү берләшмәсендә булды

16.12.2010

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе һәм Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко “Сухой” холдингына керүче В.П.Чкалов исемендәге Новосибирски авиация җитештерү берләшмәсендә булды.

Кунакларга предприятиенең эшчәнлеге, биредә үткәрелә торган кадрлар һәм социаль сәясәт хакында сөйләделәр, һава мендәрендә уникаль стапель кулланып “Сухой Суперджет 100” урта магистраль лайнеры фюзеляжының бүлекләрен җыю процессын һәм заказчыга тапшырырга әзерләнә торган Су-34 бомбардировщикларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә “Сухой” компаниясенең матбугат хезмәте.

Казан авиация җитештерү берләшмәсе вәкилләрендә, шулай ук Татарстан делегациясе әгъзаларында “Сухой” җитештерү системасы аеруча зур кызыксыну уятты. Аны куллану җитештерү процессын оештыруны яхшыртырга, аның нәтиҗәлелеген һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

В.П.Чкалов исемендәге Новосибирски авиация җитештерү берләшмәсенә 1931 елда нигез салына, ул авиатехника җитештерү буенча Россиядәге иң эре предприятиеләрдән санала. 2002 елдан “Сухой” холдингы составына керә. Берләшмәдә, нигез салынган көненнән алып, төрле төрдәге 29 меңгә якын очкыч эшләп чыгарылган. Бүгенге көндә биредә Су-34 бомбардировщиклары, “Сухой Суперджет 100” төбәк пассажир самолетлары өчен бүлекләр җитештерелә. Предприятие шулай ук бишенче буын истребительләр төзү буенча холдинг программасында катнаша.

ТР Президенты матбугат хезмәте.