Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Ольга Голодец РКБның бала тудыру үзәгенең яңа корпусын ачтылар

14.09.2016

Бүген Казанда Республика клиник сырхауханәсенең бала тудыру үзәгенең яңа корпусын ачу тантансы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Танатана башланганчы Ольга Голодец, Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка җитәкчеләре белән бергә, яңа медицина үзәге бүлмәләрен карап чыкты. Аерым алганда, РФ вице-премьеры операцияләр ясау блогында, акушер-физиологик бүлектә, индивидуаль бала таптыру залларында, яңа туганнарны реанимацияләү бүлегендә, ана һәм бала палатасында булды.

Аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин биреп барды.  

Ольга Голодец медучреждениенең техник тәэмин ителеш дәрәҗәсен югары бәяләде.

Шуннан соң РФ вице-премьерына яңа телемедицина үзәген тәкъдир иттеләр. Ике компонентлы видеоконференцэлемтә системасы аша районнарның сырхауханәләре белән элемтәгә керергә һәм табиб консультацияләре бирергә мөмкин булачак.

Аннары бала тудыру үзәгенең беренче катында Биектау районыннан Альбина Лапаева һәм аның бәбие Владиславны сырхауханәдән озату тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец әти-әниләрен икенче уллары туу белән котладылар һәм яңа бала арбасы бүләк иттеләр.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, берничә ел элек үк инде Казанда заманча яңа бала тудыру үзәге төзү фикере булган. «Без бу җәһәттән уңайлы төбәк дип саналабыз, шуңа күрә безгә мондый объектлар сирәк эләгә, - диде Татарстан Президенты. – Шуңа да карамастан, Ольга Юрьевна Голодец безне исемлеккә кертергә мөмкинлек тапты. Ярыйсы гына кыска вакыт эчендә төзүчеләребез бу матур комплексны төзеп бетерделәр».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, медицина учреждениесе заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, эшче персонал югары класслы белгечләрдән тора. «Бүген Казан һәм Чаллы шәһәрләре – бала табу күрсәткечләре буенча республика лидерлары. Шуңа күрә мондый объектлар безгә кирәк», - диде ул.

Татарстан Президенты федераль Хөкүмәткә – Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведевка аерым рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан «һәрвакыт бер адымга алда бара һәм иң амбициоз бурычларны» хәл итәргә өлгерә.

Ольга Голодец хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа туган балалар үлем-китеме күрсәткечләре иң түбән. «Яңа корпуста елына 9 меңгә кадәр бала таптырырга мөмкин. Искәртәм, ел саен Татарстанда 57 меңләп бәби дөньяга килә. Бу   перинаталь үзәк республика һәм аның халкы файдасына эшләсен», - диде  РФ Премьер-министры урынбасары.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Республика клиник сырхауханәсенең тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.  

Чара азагында Татарстан Президенты һәм Россия вице-премьеры республика медицина учреждениеләренә яңа 35 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле ачкычларын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.