Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде

14.09.2016

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казань» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген РФ вице-премьеры Республика клиник сырхауханәсенең бала таптыру үзәгенең яңа корпусын ачу тантанасында катнашачак.    

Төштән соң Ольга Голодец Казан халыкара мәктәбе (International School of Kazan) эшчәнлеге белән танышырга, шулай ук «Казань-экспо» халыкра күргәзмәләр үзәген төзүнең барышын тикшерергә җыена. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.