Куала-Лумпурада ТР өчен суверен сукуклар чыгару ниятләре турындага беркетмәгә кул куелды

15.12.2010

Кичә Татарстан Республикасы өчен суверен сукуклар (ислам кануннары буенча эш йөртүче кыйммәтле кагәзьләр) чыгару ниятләре турындага беркетмәгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Линова» генераль директоры, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Ленар Якупов, «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Дато Хаджи Дусуки Әхмәд, «Kuwait Finance house - Malaysia» компанияләр төркеме директоры Җәмил Джамалуддин кул куйды.

Искәртеп үтәбез, беркетмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзиягә ике көнлек эшлекле визиты кысаларында имзаланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте.