Татарстан белән Малайзия студентлар һәм мәгариф программаларын алмашуны башлап җибәрә. Бу хакта килешүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзиягә сәфәре кысаларында югары белем министры Дато Сери Мөхәммәд Халед Нордин белән очрашуы вакытында ирешелде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, белем һәм тәҗрибә алмашу Татарстанның тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан һәм Россиядә мәгарифне үстерүгә булган җитди мөнәсәбәтне югары мәктәпне реформалаштыру, башлангыч белем учреждениеләрен модернизацияләү, алдынгы IT-технологияләрне кулланылышка кертү раслап килә. “Безнең максат – белем бирү һәм инновацияләр үзәге булырлык нәтиҗәле мәктәп төзү”, - ди Татарстан Президенты.
Малайзия белән ике арадагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бер юнәлеше итеп Рөстәм Миңнеханов ике арада студентлар алмашын атады. Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт технология, техник университетлары белән студентлар алмашу бик кызыклы булыр иде, ди ул. Татарстан башлыгы Малайзия ягының игътибарын Казан дәүләт медицина университеты белән хезмәттәшлеккә дә юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, Казан медицина мәктәбе Россиядә иң алдынгыларның берсе. КДМУ исә студентлар һәм белем бирү программаларын алмашу өчен кызыклы булыр иде. Университет бу уку елында Малайзиянең 5 студентын укырга кабул итәргә уйлый.
Рөстәм Миңнеханов бүген шулай ук Малайзия Премьер-министры Канцеляриясы каршындагы министр Дато Сри Мөхәммәд Назри Абдул Азиз белән очрашкан. Татарстан башлыгы министрга Канцелярия каршында бизнес вәкилләреннән торган делегация төзеп, аларның Татарстанга сәфәрен оештыру тәкъдиме белән чыккан.