Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Малайзия арасындагы хезмәттәшлек ике як өчен дә кызыклы”

14.12.2010

Бүген Куала-Лумпур шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзия Халыкара үсеш оешмасы (MIDA) генераль директоры Датук Джалила Баба белән очрашты.

Татарстан Президенты генераль директорны сәламләп, очрашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге вакытка кадәр Татарстан-Малайзия хезмәттәшлеге тиешле дәрәҗәгә чыкмаган. Ул ике якның да диалогка әзер булуына ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты MIDA вәкилләренә республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итеп, Татарстан икътисадының аеруча үсеш алган һәм көндәшлеккә сәләтле тармакларын билгеләп үтте. Алар – нефть чыгару, агросәнәгать комплексы, мәгариф, IT –технологияләр. Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов Джалила Бабаны Татарстанга чакырды. Генераль директор чакыруны кабул итеп, Татарстан делегациясенә үзе җитәкләгән оешманы презентацияләде.

MIDA оешмасы җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү секторына инвестицияләр салу белән шөгыльләнә. Оешма күрсәтә торган хезмәтләр арасыннан инвестиция мөмкинлекләре турында мәгълүмат әзерләүне, уртак производство төзүгә партнерлар эзләүче компанияләр өчен ташламалы шартлар булдыруны, чит илләрдә производстволарын ачарга уйлаган компанияләргә ярдәм кулын сузуны атарга мөмкин. Джалила Баба оешманың белем бирү проектлары белән аеруча кызыксынуын ассызыклады. Ул Татарстан белән ике арада мөнәсәбәтләр үсеше белән кызыксыну белдергән. Генераль директор республика белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре дип очкычлар төзелешен, авыр сәнәгатьне, нефть, газ эшкәртүне атаган.