Киләсе елдан гражданнар медицина иминияте һәм дәвалау учреждениеләрен үзләре сайлауга хокуклы

14.12.2010

Киләсе елдан башлап ил гражданнары медицина иминияте компаниясен һәм дәвалау учреждениеләрен үзләре сайлауга хокуклы. Моңа 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк “РФ Мәҗбүри медицина иминияте турында”гы яңа федераль канун җирлек тудыра. Моннан тыш, киләсе ел башыннан әлеге закон гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы канун да эшли башлый. Мәҗбүри медицина иминияте системасындагы үзгәрешләр хакында бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов белән ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды башкаручы директоры Алсу Мифтахова сөйләде.

“РФ Мәҗбүри медицина иминияте турында”гы федераль канун нигезендә, киләсе елдан башлып мәҗбүри медицина иминияте системасында иминиятләштерү хокукы тулысынча Федераль фондка бирелә. Ул, үз чиратында, кайбер вәкаләтләрен территориаль фондларга һәм иминиятләштерү компанияләренә юллаячак.

Алсу Мифтахова аңлатканча, киләсе елның беренче гыйнварыннан эш бирүчеләр тарафыннан хезмәткәрләре өчен фондка күчерелә торган иминият взнослары күләме арта. Бөтен акчалар, төп иминиятләштерүче Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондында туплана барачак. Ул, үз чиратында, бу финансларны субвенцияләр рәвешендә төбәкләрдәге мәҗбүри медицина иминияте территориаль программаларын гамәлгә ашыруга бүләчәк.

Тагын бер яңалык медицина иминият компанияләренә һәм дәвалау учреждениеләрен сайлауга кагыла. Моңарчы Татарстанда эшләмәүче гражданнарны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе өлкәсендә конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган “АК Барс-Мед” компаниясе эшләде. Эшләүче гражданнар өчен иминият компаниясен сайлауны эш бирүче үзе хәл итте. Яңа елдан барысы да үзгәрә. Моны гражданнар үзләре сайлау мөмкинлеген ала. Гражданнар медицина иминияте команиясен сайлау өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар бу хокуктан елга бер тапкыр гына файдалана ала. Гражданнар иминият компаниясен 1 ноябрьдән дә соңга калмый сайларга тиеш була. Алсу Мифтахова аңлатканча, 2011 елда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләргә теләк белдергән компанияләр территориаль фондка заявка бирергә тиеш. Шуңа нигезләнеп аларның реестры төзеләчәк һәм фондның сайтына эленәчәк. Гражданнар шуннан карап үзләре теләгән иминият компаниясен сайлый ала. Иминият компанияләрен реестрга керткәндә, ике критерий үзәккә алына, ди башкаручы директор. Беренчедән, компанияләрнең медицина иминияте системасында эшләүгә лицензияләре булырга тиеш. Икенчедән, аларның устав фондлары кимендә 60 млн. сум тәшкил итәргә тиеш. Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, әгәр гражданнар 1 ноябрьгә кадәр иминият компаниясен сайлаулары турында хәбәр итми икән, ул чакта мондый “дәшмәүче”ләр республикада медицина иминияте системасында киң категория граждан белән уңышлы эшләп килгән теге яки бу иминият компаниясенә беркетелә.

Ә дәвалана торган медицина учреждениелән гражданнар киләсе елның 1 сентябренә кадәр сайлап бетерергә тиеш. Моңа кадәр, билгеле булганча, аларга теркәлү урыны буенча хезмәт күрсәтелде. Шәһәр җирендә шифаханә-хастаханәләрне сайлау мөмкиинлеге зур булса, авыл-район җирләрендә шул ук территориаль принцип калыр кебек. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов та моны таный. Аның сүзләренә караганда, авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен медицина учреждениеләрен сайлау мөмкинлеге чикләнгән. “Шулай да безнең төп максат – халыкны медицина учреждениеләренә якынайту”, - ди ул. Министр урынбасары белдерүенчә, иминиятләштерелгән гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә коммерцияле учреждениеләр килә икән, ул чакта конкурентлык өстенлеге алар ягында булачак. Шуңа күрә ди ул, дәүләт дәвалау учреждениеләрен якын арада автоном статуска күчерү мөһим.

Министр урынбасары шулай ук брифингта дәвалау учрежениедәрендә эшләүче тар даирә медицина белгечләренең (хирург, терапевт һ.б.) киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакларын күтәрү мөмкинлеге хакында хәбәр итте.