Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә мунициципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.
Рөстәм Миңнехановны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әтнә мунициципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башкалар озата йөрде.
Техникумга 1966 елның маенда нигез салынган. 10 елдан соң ул яңа бинага күчкән. Бүген анда 555 кеше укый: киләчәк ветеринарлар, бухгалтерлар, пешекче-кондитерлар һәм механиклар. Мөгаллимнәр саны – 36 белгеч.
Үткән ел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына республика авыл хуҗалыгы тармагы өчен эшчеләр һәм белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге статусы бирелгән.
Техникумга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов ремонт-торгызу эшләре йомгаклары белән танышты. Аңлатмаларны уку йорты директоры Айрат Каюмов биреп барды. Башта ук Татарстан Президенты тулай торакка юнәлде. Биш катлы корпус 360 урынга исәпләнгән, читтән килгән укучыларны ул тулысынча торак белән тәэмин итә. Рөстәм Миңнеханов бүлмәләрне, шулай ук спорт мәйданчыкларын карап чыкты.
Аннары Татарстан Республикасы Президентына яңартылган уку-лаборатория корпусын күрсәттеләр.
Шуннан соң актлар залында мәгариф учреждениесе юбилеена багышланган бәйрәм концерты булды.
Уку йорты коллективын күренекле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы бер-ике ел эчендә монда шактый үзгәртеп корулар булган. Техникум уңышлары Әтнә районы үсешенә бәйле, бүген район республика авыл хуҗалыгы муниципалитетлары арасында алдынгы урында бара, дип белдерде Татарстан Президенты.
Бу мәгариф үзәгенең төп өстенлеге, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аның уңышлы урнашуында – АСКның булачак белгечләре авыл хуҗалыгы басуларында кирәкле күнекмәләр алалар.
«Бүген безгә ветврачлар, агрономнар, механиклар кирәк. Барысын да шәһәрләрдә әзерләп бетереп булмый: бу һөнәрләр «җирдә» булуны таләп итә, - диде ул. - Без республикада шактый гына ресурс үзәкләре ачабыз. Әтнә районы – Татарстанда авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләү чыганакларының берсе».
Азакта Рөстәм Миңнеханов техникумның тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.