Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы белән очрашты

09.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы, генерал-майор Сергей Митюшин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш бүлмәсендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең “Идел буе” чик буе контроле отряды башлыгы Сергей Липатов, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең “Идел буе” чик буе контроле отрядының “Казан-Аэропорт” контроль-үткәрү пунктының хәзерге башлыгы Андрей Афанасьев һәм элеккеге җитәкчесе Олег Тарабрин катнашты.

Яклар дәүләт иминлеген тәэмин итү өлкәсендә багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев