Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» кече һәм урта эшкуарлык форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды.
Уку-лаборатория корпусына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм республика министрлыклары җитәкчеләре белән бергәләп, холларның берсендә оештырылган форум күргәзмәсен күздән кичерде. Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре Татарстан Республикасы Президентына төзелеш, авыл хуҗалыгы, ТКХ һәм башка өлкәләрдәге инновацион эшләнмәләрне һәм технологияләрне күрсәттеләр.
Экспозицияләрне караганнан соң Татарстан Республикасы белән Фәнни-техник өлкәдә кече рәвешле предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды арасында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Фонд генераль директоры Сергей Поляков кул куйды.
Пленар утырышта Россиядә һәм бөтен дөньяда эшкуарлык киләчәге турындагы карашлары белән төрле кешеләр уртаклашты: декоратив шәмнәр әзерләү буенча үз мәктәбендә остаханә ачкан 11 сыйныф укучысыннан алып эре фармацевтика компанияләре җитәкчеләренә кадәр.
Сәламләвендә Рөстәм Миңнеханов форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу эшкуарлык өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән танышу һәм алмашу өчен яхшы мәйданчык, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өлешендә күп эшләр башкарылган. Бу юлда без федераль структуралар белән тыгыз хезмәттәшлектә булдык, Татарстан бу җәһәттән уңышларга ирешкән булса, күбесенчә максатчан федераль программалар нәтиҗәсендә, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, теләсә нинди бизнес нигезе – идея һәм башлангыч капитал. Шул ук вакытта квалификацияле эшче персонал булу да мөһим. «Конкуренциягә сәләтле булу өчен командада әзерлекле, гыйлемле белгечләр булырга тиеш. Бүген без WorldSkills проектында актив катнашабыз. Монда башкарасы эшләр җитәрлек әле», - диде ул.
«Безнең төп бурыч – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасы ачылды, ә «Химград» технополисында өч яңа производство эшләтеп җибәрелде. Эш күптән түгел генә башланган булса да, бүген конкрет нәтиҗәләр бар инде, диде ул.
Азакта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашканнары өчен эшкуарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм, республика җитәкчелеге бизнес-структура вәкилләренә киләчәктә дә төрлечә ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде.