Рөстәм Миңнеханов “Химград”ның яңа резидентлары эшенә старт бирә

08.09.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисына килде. Биредә берьюлы өч югары технологияле производство эшләтеп җибәрелә.

Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерү станциясе – Казан һәм тулаем Татарстан предприятиеләрен үз продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Технополисның Франциядән килгән резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөньяда әйдәп баручылардан санала. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм, беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Әлеге продукция предприятиеләрнең энергиягә чыгымнарын һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгуын киметергә булыша.

Татарстан Республикасының биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге агробиопрепаратлар һәм терлекчелек өчен препаратлар җитештерү белән шөгыльләнгән кече һәм урта бизнеска инжиниринг һәм консалтинг хезмәтләре күрсәтә, шулай ук экология мәсьәләләрен хәл итүдә, нефть суырту һәм нефть химиясе өчен биотехнологияләр буенча хезмәтләр тәкъдим итә. Үзәк сынау-экспериментлар уздыру цехы белән җиһазланган, шулай ук аз тоннажлы партияләр чыгарырга әзер.

Моннан тыш, Татарстан Президенты булганда бүген лаборатор-сәнәгать комплексын һәм ул төзелгән җир участогын “Идея” технопаркыннан һәм “Нанотехнологияләр нигезендә даруларны илтеп җиткерү системасы” проектын тормышка ашыру буенча нанотехнологик үзәктән “Nanopharm Development” компаниясенә тапшыру тантанасы булды.

Предприятие теге яки бу органга төзәп тәэсир итә торган инновацион препаратлар эшкәртә һәм җитештерә. Алар яман шешне, ВИЧ авыруларны дәвалау һәм органнары, тукымалары күчереп утыртырган пациентларның организмын тернәкләндерү өчен эшләнә. Заманча автоматлаштырылган җитештерү линиясе исә дару җитештергәндә персоналның аларга кагылуына юл куймый.


"Татар-Информ" МА