Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кече һәм урта эшмәкәрлекнең “Киләчәккә караш” төбәк форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта бизнес өлешен 25тән 50%ка кадәр үстерү юлын табарга өндәде.
“Бүген безнең кече һәм урта бизнес өлеше 25 % кына, бу хәтта дөнья һәм Европа күрсәткечләренең уртачасы кадәр дә түгел. Бу уртачадан ике тапкырга аз, - диде Илдар Халиков. - Моның сәбәпләрен табуыгызны бик теләр идем. “Ә нәрсә эшләргә кирәк? Ә нишләп килеп чыкмый?” кебек сорауларга җавап табарга тырышсагыз иде. Бу бик җитди мәсьәлә, быел гына килеп туган сорау түгел ул”.
Республика Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, элек эш башлаучы эшмәкәрләр алдында кредит алып булу мәсьәләсе торса, хәзер андый проблема юк. Аның сүзләренчә, элек кече һәм урта бизнес субъектлары, дәүләт ярдәме җитенкерәми, дисә, бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Киресенчә, дәүләт ярдәмен нәкъ менә кемгә бирергә дигән сорау калкып чыга.
Шуның белән бергә хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес алдында яңа проблемалар туа, алар арасында – сыйфат мәсьәләсе, квалификацияле кадрлар тәэминаты, бизнестан бюджетка керемнәрне арттыру һәм башкалар, ди И.Халиков.
ТР Премьер-министры игътибарны юнәлтеп, кече һәм урта бизнес сегменты ни өчен кирәк кадәр үсә алмый дигәндә, фикерләр күп, диде. Сәбәпләрнең берсе буларак зур бизнесны атыйлар. Халиков фикеренчә, дәүләтнең уңышлылыгы нигезе - кече һәм урта бизнес белән урта классның өлеше зур булуда. Дөньяда 2 %ы миллиардерлар булган һәм 98%ы аена 300 доллар алучылар яшәгән тотрыклы илләр юк, дип нәтиҗә чыгарды ул.
“Без өметләнәбез һәм көтәбез, хөрмәтле коллегалар, дуслар, бу чарада барлык катнашучылар. Татарстан икътисады структурасында урта һәм кече бизнес өлешен 25%тан 50%ка кадәр җиткерүдә яңа рецептлар эзлик. Алдагы чараларның берсендә без, әйе, 2016 елның сентябрендә сөйләгәннәр тормышка ашты – Татарстанда кече һәм урта бизнесның өлеше 50% тәшкил итә, диерлек булсын”, - дип өстәде ТР Премьер-минстры.
Искәртеп үтәбез: 8 һәм 9 сентябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең “Киләчәккә караш” төбәк форумы уздырыла. Әлеге зур чараны ТР Икътисад министрлыгы оештырган. Анда катнашучылар саны 3 меңнән артып киткән. Шул рәвешле, Казанда форумда катнашучылар 2 көн эчендә фикер алыша, озак вакытка каралган преспективада эшмәкәрлек үсеше фаразлана, элемтәләр киңәйтелә. Моннан тыш, “Киләчәккә караш” форумы Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен (“Стратегия-2030”) детальләштерү платформасы булып тора.