Александр Жуков «КАМАЗ» һәм «КИП-Мастер»да булды
11.12.2010Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков Татарстанга эшлекле визит белән килде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Иртән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары төзекләндерелгән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен ачу тантанасында катнашты, төштән соң «КАМАЗ»да булды, анда җитәкчеләр, «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. Киләсе елның гыйнвар аенда команда «Дакар» узышында катнашачак. Биредә кунакларга «КАМАЗ»ның модернизацияләнгән техникасы күрсәтелде һәм КАМАЗ-КДТУ машина төзелеше мәгариф кластеры тәкъдим ителде. Ул 2008 елның 1 сентябрендә РФ белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә гамәлгә куелган.
Визит тәмамланганда Александр Жуков Дәрәҗәле кунаклар китабында Татарстан узышчыларына уңышлар теләвен язды. “Сез уңышларыгыз белән ил данын күтәрәсез”, - дип язылган анда.
Аннары Жуков «КИП-Мастер» ААҖ китте, анда «КАМАЗ» өчен комплектлау производствосын карады.
Журналистларның үзебезнең автосәнәгатькә ярдәм итү турындагы сорауларына: “Кризис елында автосәнәгатькә ярдәм итү өчен тәкъдим ителгән программалар төрле – бу конкрет предриятиеләргә, шул исәптә «КАМАЗ»га ярдәм итү программалары иде. Автомобильләргә ихтыяҗны стимуллаштыру белән бәйле программалар яхшы эшләп китте, юкса, аларны быел һәм 2011 елда да дәвам итү карары кабул ителмәс иде. Автосәнәгать – ул бөтен сәнәгатьне модернизацияләүгә илтүче, калган сәнәгатьне дә үз артыннан өстерәүче тармакларның берсе, шуңа күрә Хөкүмәт автосәнәгатькә ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.