Татарстанда даими схема буенча энергия тапшыру линиясенә этаплап тоташтыру тәмамлана

11.12.2010

Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе оператив төркеме белән ТР Гадәттән тыш хәллләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе Ми-8МТВ вертолетында һавага күтәрелде. Аларның максаты Татарстанның аномаль һава шартларыннан зыян күргән муниципаль районнары территориясендә торгызу эшләре барышын контрольдә тотудан гыйбарәт.

Вертолеттан бүгенге вәзгыять белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәллләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча гражданнар яклавы идарәсе башлыгы полковник Сергей Пантюхин танышты.

Вертолетта очканда оператив эшләргә һәм башкарыла торган чараларга бәя бирелде, шулай ук “Челтәр компаниясе” ААҖ нең “Чистай электр челтәре” филиалына торгызу эшләрен активлаштыру буенча конкрет йөкләмә бирелде. Даими схема буенча энергия тапшыру линиясенә этаплап тоташтыру эшләре тәмамлану алдында.

2010 елның 11 декабрендә 12 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Гадәттән тыш хәл Аксубай һәм Нурлат муниципаль раойннарында саклана.

Көн дәвамында барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм социаль объектларда, шулай ук котельняларда даими схема буена электр белән тэмин итү линиясенә тоташтыру тәмамланачак. Хәзерге вакытта күрсәтелгән районнарда, 22 999 кеше яши торган 84 торак пунктта даими схема буена электр белән тәэмин итү линиясенә тоташтыру эшләре дәввам итә.

ТР Президенты матбугат хезмәте.