Путин Татарстанга электр белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә соңгы срок куйды

11.12.2010

РФ Премьер-министры Владимир Путин Татарстанга, Ульяновски һәм Самара өлкәләренә электр белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә соңгы срок куйды.

“Бу срокта яки дүшәмбе эшләр тулысынча диярлек кенә түгел, ә бөтенләй төгәлләнгән булырга тиеш”, - дип белдерде бүген Хөкүмәт башлыгы.

Премьер-министр Ульяновски һәм Самара өлкәләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Төбәкара электр билгеләү челтәре компаниясе холдингы" генераль директоры Николай Швец катнашты. Киңәшмәдә буран һәм карлы яңгыр нәтиҗәсендә торак пунктларны электр белән тәэмин итү буенча катлаулы вәзгыять буенча фикерләштеләр. Нәтиҗәдә, электр тапшыру линияләре каты зыян күргән, 120 мең кеше яши торган 390 торак пункт, 280 социаль объект утсыз калган, ә кайбер автоюлларда тулысынча диярлек транспорт хәрәкәте тукталган, дип билгеләп үтте В.Путин.

“Электр тапшыру линиясе һәм подстанцияләрнең күбесе торгызылган, калган төбәкләрдә эшләр дәвам итүен билгеләп үтәргә кирәк”, - диде Премьер. Ул игътибарны киләчәктә мондый аварияләр булган очракта мобиль резерв булдыру ихтыяҗына юнәлтте.

"Төбәкара электр билгеләү челтәре компаниясе холдингы"ның җиһазларны алмаштыру программасы 10 елга исәпләнгән һәм 2,8 трлн. сум таләп итә, дип белдерде компаниянең генераль директоры Николай Швец киңәшмәдә.

Премьер-министр искергән җиһазларны алыштыру программасын гамәлгә ашыруның зарур булуы белән килеште, әмма чыганаклар һәм аны гамәлгә ашыру срокларын ачыкларга кирәклеген ассызыклады.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, "Интерфакс", "Вести 24" материаллары буенча.