Бүген "Казан ярминкәсе" территориясендә Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллану темасына ике түгәрәк өстәл үтте.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
Беренче түгәрәк өстәлдә төзелеш өлкәсендә нефть-газ химиясе комплексында продукцияне эшләү һәм җитештерү буенча проектлар каралды.
Тәкъдим ителгән проектларның күбесе импортны алыштыру максатын үтәүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка яңа төрле лак-буяу материаллары турында сөйләшделәр, алар чит ил аналогларыннан 3-4 мәртәбә арзанрак. ТР Президенты фикеренчә, бу актуаль юнәлеш, аны актив рәвештә үстерергә кирәк. "Безнең төп бурычыбыз - үз базарыбызны илебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү. Безнең төзүчеләр югары сыйфатлы заманча төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән булсын. Алга таба әлеге товар белән экспортка чыгу мөмкинлеген дә карарга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты искәрткәнчә, республика территориясендә җитештерүче компанияләр өчен бөтен шартлар бар. "Бездә "Химград" технополисы бар, "Алабуга" МИЗ да "Синергия" индустриаль паркы, "КИП-Мастер" Чаллыда - мәйданчыклар җитәрлек", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Университетлар ректорларына мөрәҗәгать итеп Татарстан Президенты ассызыклаганча, чит ил тикшеренү вузлары аларга үрнәк булырга тиеш, алар проектларны эшләү белән бер рәттән базарны өйрәнәләр һәм үз продукцияләрен сатырлык потенциаль клиентларны эзли.
"Безнеэ эшләнмәләрне алга этәрүне катырак алып барырга кирәк. Берничә елда миңа берничә яңа проект тәкъдим иттелә, аларның һәрберсе уникаль. Ләкин вакыт күрсәткәнчә, аларны тулысынча ачу мөмкин булмады. Я сез нидер карап бетермәгән, я без җитәрлек ярдәм күрсәтмибез, әмма нидер үзгәртергә кирәк. Шуңа күрә һәр проект буенча белгечләр командасын җыярга кирәк, сынаулар үткәрергә, базарда конкурентлыкны тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киләсе түгәрәк өстәл юл хуҗалыгында нефть-газ химиясе продукциясен куллану мәсьәләләренә багышланган иде.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләгәнчә, юл хуҗалыгында нефть химиясе продукциясе мөһим урында тора. Беренче чиратта, бу битумнарга кагыла.
"Бүген без тулы рәвештә җитештерүчеләребезгә юнәлдерелдек. беренча чиратта "ТАИФ-НК" ААҖ нә, шулай ук битум беркеткечләр җитештерү җайланмалары булган ике подрядчыга, - дип хәбәр итте ул. - Быел без Чаллы - Әлмәт трассасында эксперименталь юл өлешен салдык. Кулланылган битум безнең региональ стандартларга туры килә. Хәзер нәтиҗәләрне көтәбез".
Аннары "ТАИФ-НК" ААҖ перспектив үсеш бүлегенең инженер-технологы Марат Идрисов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, бүген компания юитумны җитештерү технологияләрен камилләштерүдә зур эш башкарды. Моннан тыш, 2015 ел октябрь аенда "ТАИФ-НК" полимер битум беркеткечен җитештерүне эшләтеп җибәрде. Җайланма җитештерүчәнлеге сәгатенә 20 тонна тәшкил итә. Яңа битум искесеннән йомшару температурасы, сыну һәм бөгелү температурасы күрсәткечләре буенча аерыла.
Рөстәм Миңнеханов юл эшләрендә сыйфатлы чимал җитмәүне раслады - бу мәсьәлә бөтен Россия өчен актуаль. "Яхшы битум бездә бик аз. Без урында тормыйбыз, чималның яңа төрләрен эшлибез, ләкин алар белән эшли белергә кирәк", - дип ассызыклады ул.
Бүген юл төзелеше - беренче номерлы тема, диде ТР Президенты. "Әлеге тармак - иң кыйбатларның берсе. Шул ук вакытта гражданнар нәкъ менә юллар сыйфаты белән кәнәгатьсезлекне белдерәләр. Булган ресурсларны дөрес кулланырга кирәк, дөнья тәҗрибәсен дөрес файдаланырга кирәк. без өч ел саен юлларны алыштыра алмыйбыз!", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.