Илдар Халиков: республика өчен транспорт белән тәэмин итү җитди һәм әһәмияткә ия мәсьәлә
09.12.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе генераль директоры Сергей Скуратов рәиселегендәге җитәкчелек белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы республика башкаласы кунакларын сәламләде һәм узган Авиация көне белән котлады, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Бүген Казан – ул федерациянең зур һәм икътисади актив субъектының башкаласы гына түгел, ә 2013 елгы Универсиада шәһәре дә, дип билгеләп үттее Илдар Халиков. Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, 2013 елгы Универсиада спортчылар саны кышкы олимпиада катнашучыларга караганда күбрәк булыр дип көтелә.
Моннан тыш, атна дәвамында татарстанлылар 2018 елда Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләрнең берсе булачак дип шатлана, дип искәртеп үтте Ильдар Халиков.
“Без бу чараларга әзерлеккә җитди карыйбыз, диде И.Халиков. – Казанда спорт инфраструктурасы объектлары төзелә. 2011 елда 5 спорт объекты тапшырылачак, 2013 елда 45 мең тамашачы сыйдыра торган футбол стадионы төзеләчәк”.
Моннан тыш, республика өчен транспорт белән тәэмин итү җитди һәм әһәмияткә ия мәсьәлә, шул исәптә һава транспортын үстерү дә, дип саный Татарстан Премьер- министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте.