Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге 100 процент мәгълүмат белән таныша ала
09.12.2010Бүген Түбән Новгород ярминкәсендә РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота рәислегендә Идел буе федераль округы Советы утырышы уза.
Утырыш көн үзәгенә Идел буе федераль округы төбәгендә торак–коммуналь хуҗалык системасын реформалау барышы мәсьәләсе куелды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады. Барыннан да элек, ул республикада халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, шулай ук торак–коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә мәгълүмат технологияләрен кертү турында сөйләде.
“Татарстан Республикасында торак–коммуналь хуҗалык эшен яхшырту өчен мәгълүмат технологияләрен кертү эшләре бара. “Электрон Татарстан – торак–коммуналь хуҗалык” системасы “Электрон Татарстан” программасы кысаларында кертелә, бу 200 дән артык сайт һәм көн саен төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары хезмәткәрләре, ягъни 18 мең кулланучы, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Порталның мобиль төре гражданнарга өйдә булмаганда ноутбук яки кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Казанның халык күпләп була торган урыннарында мәгълүмат терминаллары урнаштырыла, ел ахырына кадәр тагын 100 данә куелачак. Агымдагы елның 10 аенда порталда 300 мең хезмәттән файдаланганнар, 40 миллион сумнан артык күләмдә 200 мең төрле түләүләр узган”.
Татарстан Республикасы башлыгы торак–коммуналь хуҗалык турында сөйләгәндә, бердәм мәгълүмат системасы 2003 елда кертелә башлады һәм 2005 елда тиешле дәрәҗәгә җиткерелде дип өстәде. “Бердәм система тариф һәм нормативлар, төбәк стандартлары буенча мәгълүматка мониторинг ясарга, алар халыкның социаль-икътисади хәленә йогынтысын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Бу мәгълүматлар ярдәме белән кирәкле чаралар күрелә, субсидия билгеләнә. 2010 елда 100 меңнән артык гаилә 700 миллион сумлык субсидия алган. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 98 процент тәшкил иткән, чөнки халык аларынң акчалары кая сарыф ителүен күреп тора. Системада хисап счеты һәм һәр йортның торышы буенча мәгълүмат бар. Бу базада республика торак фондларының 100 проценты да кергән”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ул эшчәнлекнең берничә әһәмияткә ия юнәлешен билгеләп үтте, алар – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергияне саклау һәм күпфатирлы торак йортларны карап тоту, капиталь ремонт үткәрү. ТР Президенты сүзләренчә, энергияне саклау өлкәсендә Чаллыдагы сынау проекты үзен аклаган. Биредә йортларның 100 проценты да электр энергиясе, ягулык, су, газ счетчигы белән җиһазланган. Нәтиҗәдә, тарифлар 1,7 тапкыр кимегән. Хәзер бу система Казанда да кертелә башлады, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Төбәк финанслау һәм капиталь ремонт фонды күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирде. 13 мең йорт белән килешү төзелгән. 2010 елның 11 аенда фонд аша халыктан 1,6 милиард сумлык 18 мең түләү узган. Бу Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан федераль акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. “Нәтиҗәдә, 1 миллион кеше өчен йортлар ремонтланган, тагын шулкадәр кеше чиратта тора”, - диде республика башлыгы.
Р.Миңнеханов үз чыгышын тәмамлаганда, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды эшен озынайтырга тәкъдим итте һәм 2013 елдан соң кимендә 5 елга, бу Татарстанда гына түгел башка төбәкләрдә дә торакларны капиталь ремонтлау буенча эшләрне нәтиҗәле тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. ТР Президенты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен инвесторлар өчен мөмкин кадәр ачык итәргә кирәк, аерым алганда, кирәкле мәълүмат алу өчен, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан сатып алуларның электрон системасын кертеп нәкъ шулай эшли, материаллар һәм хезмәтләр бәясен төшерергә , ә сыйфатын сакларга мөмкинлек бирә.
“Шулай итеп, кулланучыга арзан бәядән хезмәт күрсәтелә, ә тәэмин итүчеләр һәм инвесторлар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бер кагыйдә буенча эшли”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.