Рөстәм Миңнеханов: Әлмәтнең бөтен тарихы нефть сәнәгатенә бәйле

04.09.2016

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Татарстан Президентын ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белән "Татнефть" ГАҖ нең шиналар җитештерү комплексы һәм "Татнефть-Үзәк АЗС" ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе белән танышты. 

Төп бәйрәм чаралары Ленин мәйданында үтте. Башта тамашачыларга республика нефть һәм газ сәнәгате тарихына багышланган сәхнәләштергән тамаша күрсәттеләр. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлады. 

Ул билгеләгәнчә, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмне зур һөнәри казанышларга ирешеп каршы алалар. Аерым алганда, нефть чыгару күләме артты һәм углеводородлар чималы запаслары артты. Газны һәм нефть продуктларын кулланучыларга җиткерү өзлексез бара.

Нефть эшкәртү сәнәгатендә ил күләмендәге мөһим вакыйгалар, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексында акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм эшкәрүнең тирән дәрәҗәсенә ирешү. Шулай ук "Татнефть"нең нефть химиясе һәм ваклап сату секторында югары нәтиҗәләргә ирешеп булды.

"Без Татарстанның нефть башкаласы ничек уңай якка үзгәргәнен күрәбез, ул Россия Федерациясенең иң заманча төзекләндерелгән һәм яшәүгә уңайлы шәһәрләрнең берсенә әйләнә бара. Әлмәт һәм Әлмәт районы халкы хезмәте - шәһәр белән районны республикада социаль-икътисадый лидерлар урынына чыгарды", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.