Рөстәм Миңнеханов II бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты

03.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кыла. Сәфәренең максаты – Чолпон-Ата шәһәрендә уздырылучы II бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашу.    

«Иссык-Күл» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын   Кыргызстан Республикасы Чит эшләр министры урынбасары Эмиль Кайкиев, Россия  Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько, Кыргызстан Республикасының Россия  Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Болот Отунбаев каршы алды. 

Кыргызстан Республикасының Президенты резиденциясендә Рөстәм Миңнеханов кайбер рәсми очрашулар уздырды. Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләрен билгеләделәр. Татарстан Республикасы Президенты Кыргызстан Республикасы башлыгына чакыруы  һәм Татарстан Республикасы делегациясен җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.  

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Молодова Республикасы автономияле территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Яклар мәдәният һәм туризм өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.   

Шуннан соң Чолпон-Ата шәһәренең «Рух-Ордо» мәдәният үзәгендә Кыргызстан Республикасы Президенты исеменнән оештырылган рәсми кабул итү мәҗлесе узды.  

Көн азагында Рөстәм Миңнеханов Бактуу-Долоноту ипподромына юнәлде, анда II бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы узды.

Парад тәмамланганнан соң бәйрәм кунакларына Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев мөрәҗәгать итте. Ул ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Тантана бәйрәм салюты белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.