Бүген көннең икенче яртысында Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә 2016 елда сезонлы кыр эшләрен башкару барышы мәсьәләсе буенча селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Татарстан территориясендә уңыш җыю кампаниясе һәм агымдагы чәчү эшләре барышы турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, Ул билгеләгәнчә, быел Татарстанда уңыш авыр табигать шартларында өлгерде: уңай температуралар күп еллык уртача күрсәткечләрдән 30 процентка артык, ә явым-төшем күләме 38 процентка ким булды. Ләкин авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү технологияләре тәртибен үтәү һәм дым саклауда инновацияләрне системалы кертү Татарстан аграрийларына республиканың авыл хуҗалыгы продукциясендә ихтыяҗын тулысынча тәэмин итү мөмкинлеген бирде.
Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрына, Россия Хөкүмәтенә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына вакытлы федераль ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Алынган акчаларны без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә вакытында җиткерәбез, дип әйтте ТР Президенты, гомумән агымдагы ел уңышына хуҗалыклар 24 млрд. сумнан артык акча җәлеп иттеләр, шулардан 18 млрд. сум - кредитлар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенгә бөртеклеләрне һәм кузаклыларны җыю 1,5 млн. гектарда тәмамланды. Уңышның тулай күләме 4 млн. тоннадан артты, уңышлылык - 27 ц/га. Шулай ук быел 400 мең тоннадан артык майлы культураларны һәм 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендерен җыю көтелә.